Әтнә таңы

Әтнә районы

Хәвеф-хәтәр

Машина әйләнеп капланган һәм янып беткән

Мәскәүдән кунакка килгән яшьләр Татарстанда коточкыч авариягә юлыккан.

Юл-транспорт һәлакәтендә дүрт яшь кеше зыян күргән.

19 һәм 22 яшьлек ике егет, шулай ук аларның юлдашлары 15 һәм 16 яшьлек кызлар автомобиль авариясенә эләккән.

Каза бүген иртән ТР Бөгелмә районында килеп чыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, Мәскәү номерлары куелган Volkswagen Golf автомобиль йөртүчесе югары тизлек аркасында идарәне югалта һәм машина юл астына оча. Автомобиль берничә тапкыр әйләнеп каплана.

Бик каты бәрелүдән машинага ут каба. Бәхеткә, тимер ат эчендә беркем дә булмый. Һәлакәт урынына янгын сүндерүчеләр килгән, алар утны сүндергән. Әмма санаулы вакыт эчендә чит ил машинасы тулысынча янып беткән.

Юл-транспорт һәлакәте вакытында машина эчендә булган яшьләр төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алганнар, аларны ашыгыч рәвештә хастаханәгә илткәннәр.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/mashina-ylnep-kaplangan-m-yanyp-betkn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев