Этнэ таны

Нишләтәсе бу этләрне?

Газетабызда басылган бу мәкаләне бүген генә тәкъдим итәбез. Хатлар күп килә, шөкер.

Кәҗә бәтиен талап үтерделәр, инде әнисенә ташланганнар.

Аптыраганнан язам инде сезгә, хөрмәтле редакция. Бәлки бу юлларны ул эшләрнең хуҗалары укырлар. Бәлки авыл җирлеге җитәкчеләре бу ычкынган этләргә карата чара күрерләр. Көпә-көндез  су буена бәйләп куйган кәҗәбезгә тагын этләр ташланды. Тагын, чөнки кзҗз бәтиен талап үтерделәр инде.  Чират кәҗәгә җитте. Әле ярый имчәкләренә тимәгәннәр. сыртын гына умырып төшергәннәр. Мал табибы Салих  Шаһиев  килеп, кәҗәбезгә уколлар кадады, җәрәхәтләнгән урыннарына майлар сөртте.  

Ярый әле вакытында күреп калдык, талап үтеререләр иде.  Шулкадәр ачуым чыкты. Кулымда мылтык булса, ата идем валлаһи ул этләрне.      

Этләрнең муенчаклары да бар, димәк хуҗасыз этләр түгел. Кирәк булмагач, ник асрыйсыз ул этләрне? Көпә-көндез иркендә йөртмәгез инде.Балаларның җәйге каникул вакыты да бит әле, Аллам сакласын, аларга ташланырга да күп сорамаслар.

Реклама

Нурания Галиәхмәтова,

Олы Әтнә авылы.

Фотодагы эт - https://pixabay.com/

С.Мингатина фотосындагы кәҗәләргә тимәсләр дип тә әйтеп булмый. Караштырыгыз бәйдәге терлекләрегезне.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: