Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Олы Әтнәдә бүген кич юл һәлакәте булды

Ел башлана гына, инде ничәнче юл һәлакәте.

Юлларда  игътибарлырак булыйк әле, машина йөртүчеләр, дип әйтәсе килә. Әлерәк кенә Олы Әтнәнең әйләнгеч юлы белән Кече Әтнә юлы кисешкән чатта чираттагы авария булды. 

- Ел башындагы беренче юл һәлакәтенә бик охшаш, сәбәбе дә шул, юл билгесенә игътибар итмәү, юл бирмәү. Бер машина - Питрәчнеке, берсе- Әтнәнеке. Тән җәрәхәте алучы бар, машиналар икесе дә йөрерлек хәлдә түгел, - ди Әтнә эчке эшләр бүлегенең,  юл хәрәкәте иминлеген саклау бүлеге җитәкчесе Айнур Ямалиев.

- Ярдәм күрсәттек, больницага ятудан "отказ" бирделәр, җәрәхәте артык куркыныч түгел иде, - диделәр "Ашыгыч ярдәм" бүлегендә.

Кеше ялгышында сабак алырга өйрәник әле! Имин юллар телибез.

Айнур Ямалиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев