Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Полицейскийлар күршеләр үтенече буенча фатирны ачып кереп, өч кешенең мәетен тапкан

Үлемнең берничә сәбәбе карала, шул исәптән ис тиеп агулану да

Казанда полицейскийлар,  күршеләр үтенече буенча фатирны ачып кереп, ике хатын-кыз һәм ир-атның гәүдәләрен тапкан. Бу хакта «Татар-информ» МАна үз чыганаклары хәбәр иткән.

Чыганак мәгълүматлары буенча, полициягә Дәрвишләр бистәсенең Липатов урамының  23а йортында яшәүчеләр мөрәҗәгать иткән. Алар беренче каттагы фатирдан бик нык ис килә, дигәннәр.

Ишекне ачканнан соң, фатирда өч кешенең — ике хатын-кызның һәм ир-атның үле гәүдәләре табылган.  Алар  ис тиеп агуланган, дигән фараз бар.

     Фаҗиганең башка версияләре дә карала, шул исәптән суррогат хәмер кулланып  агулану да булырга мөмкин.

 «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы мәгълүматлары буенча, һәлак булганнарның барысы да — бер гаилә әгъзалары (ире, хатыны һәм сеңлесе).

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/incident/24-01-2020/v-kazani-politseyskie-po-prosbe-sosedey-vskryli-kvartiru-gde-nashli-tela-treh-chelovek-5718193

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев