Этнэ таны

Су басу нәтиҗәсендә 200гә якын кеше һәлак

Япониядә табигать казасыннан зыян күргән районнарда кешеләрне эзләү дәвам итә.

Япониядә су басу нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 199 кешегә җиткән. Япония Министрлар Кабинеты генераль секретаре Есихидэ Суга журналистларга шул хакта хәбәр иткән. Бу турыда «Интерфакс» агентлыгы яза. 

Есихидэ Суга билгеләп үткәнчә, бу әле соңгы сан түгел, табигать казасыннан зыян күргән районнарда кешеләрне эзләү дәвам итә.

Реклама

«Без халыкка тиешле уңайлыклар булмаган шартларда һәм вакытлы сыену урыннарында яшәргә туры килмәсен өчен, мөмкин булганның барысын да эшлибез», - дигән Япония премьер-министры Синдзо Абэ.

Куркыныч районнардан эвакуцияләнгән 10 меңгә якын кеше палаткаларда яши.

  • Узган атнада Япониядә яуган көчле яңгырлар нәтиҗәсендә илнең үзәк һәм көньяк-көнбатыш районнарын су баскан. 
  • https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/12/167711/
  • Фото: https://pixabay.com/
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: