Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Тагын бер куркыныч чир тарала

Көнбатыш Монголиядә чума таралу очраклары теркәлгән.

Шул сәбәпле ил властьлары   безнең Алтай белән Тува республикалары белән чиктәш районнарында карантин чаралары керткән. Аның срогы – билгесез.

Дәваханәгә  27 яшьлек егет һәм кызны (аның яше күрсәтелмәгән) авыр хәлдә китерүләре билгеле. Чума йоктыруның сәбәбе – яшьләр чи байбак ите ашаган. Авырган кыз 60 кеше белән турыдан-туры  аралашкан, ә гомумән элемтәдә торучылар саны барлыгы 400ләп кешегә барып баса.  

Белешмә.  Чума — бактериаль авыру. Ул кыргый хайваннарга аларның  йоннарында яшәүче бетләрдән күчә. Бөтендөнья сәламәтлек  саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, вакытында дәвалана башламаганда  бу чир ким дигәндә тәүлек эчендә  кешене үтерергә сәләтле.

Чыганак:  https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kh-vef-kh-t-r/Tagin-ber-kurkinich-chir-tarala-349631/?sphrase_id=37035

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев