Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Әтнә районында - янгын- фоторепортаж

Кәбисә ел башланды. Аллаһы Тәгалә сакланганны саклармын, дигән.

Районыбызның Кышлау авылында 10 :37  сәгатьтә Хәкимов Рашат хуҗалыгында  янгын чыкты бүген. Шәхси хуҗалыкның 8*15 метрлы  лапасы янды.

Яңа Шашы, Әтнә янгын сүндерү бүлекләренә шунда ук хәбәр бирелә.  Икесеннән дә янгын сүндерү машиналары вакытында килеп җитә. 

- Безгә янгын турында хәбәр булуга чыктык. Мөмкин булганның бары коткарылды. Әлегесе вакытта янгынның сәбәпләре ачыклана, - ди Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әтнә бүлеге җитәкчесе  Ильяр Гыймадиев.

Электр үткәргәчләрен тагын бер кат карагыз, лапастагы электр хуҗалыгын тикшерегез. Күрәчәк булмасын дип телик.

Ильяр Гыймадиев фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев