Әтнә таңы

Әтнәдә УАЗ машинасы кеше бәрдерде

12 ноябрь көнне

16 сәгать 40 минутта Олы Әтнә авылында Комыргуҗа авылыннан килгән 1966 елгы гражданин УАЗ машинасы белән Чулпан урамыннан Сибгат Хәким урамына таба хәрәкәт итеп,  юл кырыеннан барган олы яшьтәге әбине бәрдерә.

Нәтиҗәдә,  әби алган тән җәрәхәтләреннән урында ук җан бирә. "Бүгенге көндә әлеге фаҗигә буенча тикшерү эше бара", - дип хәбәр итте Әтнә юл хәрәкәте иминлеген саклаучы бүлек җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Реклама

Көннәр караңгы, кар юк. Утлар да бар урамнарны яктыртмый. Юлга чыгасыз икән, киемегезгә яктырткыч элементлар куя күрегез, рульдә йөрүчеләр караңгыда кеше күренми дип зар елый. Машина йөртүчеләр бу хакта яхшы белә. Җәяүлеләр, сак булыгыз әле. Гомер бер генә икәнлеген онытмыйк.

Раузалия Хәбибуллина фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: