Әтнә таңы

  Янгында кеше һәлак булды

19 гыйнварында төнлә Арча районы Төбәк-Чокырча авылында шәхси йортта янгын чыкты.

Янгын сүндерүчеләр килгән вакытта шәхси йорт тулысынча ачык ялкын белән яна иде. Кызганычка каршы, корбаннарсыз булмады. Янгын нәтиҗәсендә 1974 елгы йорт хуҗасы Востров Валерий Иванович фаҗигале төстә һәлак булды. Янгынның сәбәбе ачыклана.

Төнлә чыккан янгыннар саны ешайганнан  ешая бара.Янгынның сәбәпләре төрле булырга мөмкин, ләкин төнлә кешеләр исерек хәлдә булса , янгыннан котылу мөмкинлеге бик аз. Гражданнар, алкогольне артык кулланмагыз, янгын хәвефсезлеге кагыйделерен үтәгез, ойдә тартмагыз, узегезнең йортыгызда һәм каралтыда янгынга каршы торышны тикшерегез. Электр приборларын караучысыз төнгә калдырмагыз. Үз йортларыгызда электр чыбыклары торышын күзәтегез. Тузган электр чыбыкларын вакытында яңасына алыштырыгыз. Бу эшне профессионалларга гына  ышанып тапшырыгыз. Берничә көнкүреш приборын бер розетка белән тоташтырып, электр челтәренә артык көчәнеш ясамагыз. Җылыту мичләренең һәм төтен юлларының төзеклеген күзәтеп барыгыз. Бик еш кына кешеләр янгында дөрес карар кабул итә алмый, югалып калалар, нинди дә булса әйберләр, документлар артыннан  кире янган йортларга керәләр һәм инде кире чыга алмыйлар. Шуңа күрә, бу очракта да, янган йортларга кайтмагыз. Ялкын температурасы бик югары, ә тагын да күбрәк куркынычрагы  төтен, кайчагында кешегә бенр- ике сулыш алу җитми һәм ул аңын югалта.

Янгынны вакытында ачыклау өчен өйләргә янгын белдергечләр урнаштырыгыз.Янгын чыккан очракта алар Сезгә янгын турында хәбәр итә алачак, төнге вакытта сезгә уянырга ярдәм итәчәк. Шулай ук йортта күләме кимендә 4 л булган порошковый огнетушитель булдырырга кирәк.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Ут беркемне дә аямый. Янгын вакытында 01,101, 112 шалтыратырга мөмкин.

 

Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын күзәтчелеге инспекторы Сотов А.Ю.

 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: