Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Янгыннарның төп сәбәпләре

Килеп чыккан янгыннарның сәбәбе – нигездә кеше факторы, йортларда һәм каралты-кура корылмаларында янгын куркынычсызлыгын тиешенчә үтәмәү.

Янгыннарның төп сәбәпләренең тагын берсе – ут белән саксыз эш итү. Ризык әзерләгәндә  плитәдә азык әзерләнүен онытмагыз. Ачык уттан файдаланмагыз һәм биналарда тәмәке тартмагыз. Еш кына янгыннар сүндерелмәгән тәмәке нәтиҗәсендә килеп чыга, кызганычка каршы, үлемгә дә китерә.


Төзек булмаган электр үткәргечләр, розеткалар, сүндергечләр һәм башка электр приборлары да янгыннарга китерә. Иске чыбык бик еш кибә, ярыла башлый. Нәтиҗәдә, кыска ялганыш килеп чыга. Изоляция бозылган үткәргечне изолента белән тыш­ларга кирәкми, аны яңасына алыштырырга кирәк. Әгәр йортта электр киеренкелеге булса, ут янып-сунеп торса, электр энергиясенең каршы торучанлыгын тикшерергә  кирәк. Янгын шулай ук электр челтәрләренең артык күп булуы, "тройник", "удлинитель" ярдәмендә бер электр розеткасына берничә көчле көнкүреш приборы тоташтырудан да килеп чыга.  
Йортларда һәм мунчаларда янгыннар шулай ук җылыту мичләре һәм төтен юлларының дөрес урнаш­тырылмавыннан да килеп чыга. Металл, асбест торбалар һәм сэндвич торбалар куркыныч. Янгыннарны булдырмау өчен төтен чыга торган металл торбаларны кирпеч белән тышларга кирәк, чөнки еш кына торбаларның кызуы түшәм япмалары, түбәләрнең янып китүенә китерә. Сэндвич торбаларны урнаштыруның рөхсәт ителгән җылыну температурасын исәпкә алырга кирәк, чөнки төтеннең температурасы 500 °С тан артып китсә, сэндвич торбалар урнаштыру, ә температура 300 °С тан артып китсә, асбес­тоцемент торбалар урнаштыру рөхсәт ителми. Шулай ук сэндвич торбалар урнаштырганда түшәм япмалары һәм башка янып китүчән материаллар  белән кисешкән урында махсус секция (янгынга каршы бүлек) булырга тиеш.
Мунчадагы янгыннар шулай ук җылыту мичләре артык кызу нәтиҗәсендә килеп чыга. Кешеләр мунчаны тизрәк өлгертергә теләп, мичкә күп итеп утын тутырып ягалар, ә газ ягулыгын кулланганда мунча мичләре ягылуын оныталар. Мичләр һәм төтен юлларын урнаштыру буенча таләпләрне СП 7.131.10.2013, СНиП 41-01-2003 белергә, шулай ук Арча һәм Әтнә муниципаль районнары буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактик эшләр буенча районара бүлегендә киңәш алырга була.
Исегездә тотыгыз, ут белән саксыз эш итү фаҗигагә китерә. Үз куркынычсызлыгыгыз өчен янгын сүндергечләр һәм янгын хәбәрчеләре сатып алыгыз, алар сезгә вакытында янгын турында хәбәр итәчәкләр, ә ут сүндергеч ярдәмендә Сез башлангыч стадиядә янгынны сүндерә аласыз.
Янгын вакытында «01», «101», «112» номерларына шалтыратыз.

Рөстәм Сафин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев