Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

"Ярты сәгать эчендә нинди хәлләр, елый-елый арып беттем" - Күшәр халкы ник ачулы?

Авыл җирлекләре башлыкларының баш авыртуы бу.

"Ярты сәгать эчендә менә нинди хәлләр булды бездә, елый - елый арып беттем  - 10-12 эт эше бу. Җәй буе каз-үрдәк тавыкларны кырдылар. Азапланып этләр ашасын өчен үстермисең бит. Авыл җирлеге башлыгына әллә ничә кат әйттек инде, "Чара күрербез", ди әйткән саен. Этләр генә кимеми никтер.  Авыл урамына чыгарга куркыта хәзер, авыл халкына нишләргә соң? - Күшәр авылында бүген Галимҗановлар хуҗалыгының куяннарын  урам этләре буып чыгып киткәннәр.

Чынлап та нишләргә соң бу очракта? Ник бу этләргә чара күрелми. Авыл җирлекләре башлыкларының җавабын мең дә бер тапкыр ишетәбез. "Аулыйбыз инде, качалар шул. Атарга ярамый аларны..."- Күңгәр авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Гарипова да шулай ди әйткән саен.

Әллә чынлап этләр тоттырмый, әллә бу хакта уйлаучы юк. Авыл халкы да түзә, җитәкчеләр белән әчелешле буласы килми. Шунда яшисе бит. 

Берәрсе шул матди зыянны каплатуны сорап судка бирсә, бәлки бу этләр саны азаер да иде. Кызганыч, безнең җәмгыятьтә кешегә караганда этләр кадерлерәк тә кебек. Бу канунны кабул итүчеләр ни уйлагандыр, ә авыл халкы зар елый...  

   Бүгенге  вакыйга да  соңгысы булыр, дип уйламыйм. 

Гөлүсә Галимҗанова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев