Этнэ таны

Агач кашыкны ничек юарга?

Агач кашыктан ашарга яратасызмы?

Чыннан да, агач кашык белән ашаганда азык тәмлерәк тоела. Ул әле сәламәтлеккә дә файдалырак. Мондый кашык ризык әзерләгәндә дә еш кулланыла.

Реклама

Ул савыт-сабаны кырмый. Аеруча керамик һәм тефлон өслекле табалар, кәстрүлләрдә азык пешергәндә бу хакта уйларга кирәк. Әмма агач кашыкның үзен дә гел карап тору зарур.

Агач кашыкны химик чистарткычлар белән юарга ярамый, чөнки ул зарарлы матдәләрне сеңдерергә мөмкин. Шуңа аны аш серкәсе яки чәй содасы белән чистарталар. Һичьюгы сабынлы су белән юалар. Аш серкәсе эремәсе начар исләрне бетерергә дә ярдәм итә. Лимон согы агачны яхшы агарта. Юганнан соң корытып сөртергә һәм киптерергә кирәк. Каралган агач кашыкны водород перекисе эремәсе белән ышкыйлар. Чиста суда чайкарга һәм киптерергә кирәк. Агач кашык җиләк-җимеш яки яшелчә согына буялса, 
15 минут хлорлы эремәдә кайнатырга була.

https://vk.com/tamletamak?w=wall-100332517_848

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: