Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Бай һәм бәхетле буласыгыз килсә...

Берничә халык киңәшенә игътибар итегез!

Өйдә юылмаган савыт-саба тотмагыз — ызгыш-талашка. Ашаганнан соң савыт-саба озак юылмаса, өй иясе бик ачулана икән. Аны кунакка килгән кешедән дә юдырмагыз! Бу гамәл хәерчелеккә китерергә мөмкин, ди белгечләр. Чит кеше сезнең өйдә ашарга да пешермәсен.

Кайвакыт ризык шулкадәр тәмле була, хәтта тәлинкәне ялап куясы киләме? Болай итә күрмәгез! Никахыгыз уңышлы булмаячак, аерылышу көтелә.
Өстәлне кәгазь белән сөртмәгез, зур чыгымнар көтелә. Кәгазь тастымаллар да бу эшкә ярамас. Өстәл сөртү өчен тик чүпрәк кулланыгыз.

Озын спагеттины сындырып пешерергә яратасызмы? Юкка. Башкача болай итмәгез. Белгечләр ышандыруынча, болай итү гомерне кыскарта икән.

Ә сез шундый сынамышларга ышанасызмы, дуслар?  Бәхетле, бай, озын гомерле булыйк!
Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев