Бакчачыга
Кәбестә ярылмасын өчен
Кайбер төр кәбестәләрнең күчәне үскән вакытта ярыла.
Әлеге күренеш хас булган кәбестәләр башкалардан үзләренең үзенчәлекле тәмнәре һәм яфракларының йомшаграк булуы белән аерылып торалар.
Мондый төр кәбестә үстерергә теләүчеләр алар өчен уңайлы шартлар тудырырга тиеш. Шулай итеп ярылу куркынычын да киметергә була. Кәбестә ярылу еш кына тиешенчә ашламау һәм начар һава шартларына бәйле (мәсәлән, салкын һава торышы җылы һәм дымлы һава белән алмашына). Суыткан вакытта яфрак тукымалары тупаслана (суны саклап, салкыннар белән көрәшү өчен). Шуннан соң җылытып җибәргәч, эчтән яңа тукымалар үсә башлый һәм менә шулар аркасында иске яфраклар ярыла. Моның белән көрәшү өчен кәбестәгә даими рәвештә су сибеп тору зарур.
Икенче сәбәп – үсешнең башлангыч чорында туклану җитәрлек дәрәҗәдә булмау. Шуннан соң, ашлама керткән очракта, кәбестә үсә башлый. Ул исә, үз нәүбәтендә, кабат ярылуга китерә. Шуның өчен ашламаны үсешнең башлангыч чорында күбрәк кертергә, ә икенче яртысында бераз киметә төшәргә кирәк.
Тамыразыкларны кайчан җыярга?
Тамыразыклар сентябрьнең беренче һәм икенче ункөнлегендә яхшы үсешкә ирешәләр, ә һава җылылыгы 6 градуска төшкәч, үсеш туктала һәм аларны җирдә тотудан бернинди мәгънә дә булмаячак.
Беренче нәүбәттә чөгендерне, аннары шалканны алырга кирәк. Шуннан соң кишергә керешергә мөмкин. Әгәр кишергә кичтән су сибеп калдырсагыз, ул сусыл булачак. Тамыразыкларны салкыннар башланганчы җыеп алырга кирәк, югыйсә алар начар саклана.
Алмалар коелыр чак
Әле кайчан гына урман-болыннардан чиләк-чиләк җиләк җыеп кайткан идек. Инде алмагачлар башларын иеп утыра башлады – алма өлгерде. Хәзер уңган хуҗабикәләрне, җиләк чорындагы кебек үк, бер сорау борчый: бу кадәр нигъмәтне нишләтергә?
Без шулай инде: кыш көне әллә кайдан китертелгән алманы кибеттән сатып алып ашыйбыз (аларның ни рәвешле үстерелгәнен бер Ходай белсен!), ә җәй көне бакча тулы алма, тик ашыйсы килми. Ташлар идең – тагын кызганыч. Черек төшкәннәрен яки кортлаганнарын мал-туарга турап бирүчеләр дә бардыр. Тик капчык-капчык алманы сыер алдына кертеп салырга ашыкмагыз әле. Әмәлен белсәң, алмадан әллә никадәр сый-нигъмәт әзерләргә, кышкы иртәдә алма ашыйсы килеп уянгач, үзеңнең бакчада үскән җимештән авыз итәргә була.
Саклау
Сортына карап, алманы кышка саклауга калдырырга мөмкин.
Мәсәлән, гадәти Антоновка, Богатырь, Витязь, Жигулевский, Маяк, Избранница, Кортланд, Мелба кебек сортларны курыкмыйча кышка сакларга куярга була.
Кышны әйбәт чыксыннар өчен, алмаларны җыйганда ук игътибарлы булырга кирәк. Җимешне бары тик коры һава торышы булганда гына җыярга, сабак өлешен өзеп атмаска – алмада калдырырга. Алмаларны сөртергә һәм юарга ярамый. Өзгән җимешне ничек кирәк алай тотып атмаска, ә алдан әзерләнгән савытка җайлап кына тезә барырга.
Кайберәүләр алманы җыйган көнне үк тартмаларга тутырып, базга «кышларга» куя. Бу дөрес гамәл түгел. Башта җимешләрне ике-өч атнага базга куеп торырга кирәк, бозык алма шул вакыт эчендә беленә. Аннан соң җимешләрне алып, сортын – сортка, эресен – эрегә, вагын вакка аерып чыгарга кирәк.
Алманы кәрҗингә яки кәгазь тартмага тутырып сакларга була. Алмаларны сабак өлешен өскә каратып берсе өстенә икенчесен өябез. Бернәрсә белән дә капламыйча, базга куябыз. Тик бу ысул белән алманы озак саклап булмый. Бер җимеш чери башласа, авыру калганнарына да тарала. Болай итеп сакларга уйласагыз, даими рәвештә җимешләрне тикшереп торырга туры киләчәк.
Һәр алманы газетага яки салфеткага төреп, шул килеш тартмага тезеп сакларга була. Кышка саклауның тагын бер төре: тартманың төбенә 3 сантиметр калынлыкта яхшылап юып киптерелгән ком белән көл катнашмасы җәябез. Бер-берсенә тиеп тормаслык итеп, алмаларны шул комга җәябез. Җимешләрнең өстенә тагын берничә кат шул катнашманы сибәбез. Ком урынына суган кабыгы, торф, мүк, яфрак, агач чүбе дә кулланырга була. Мондый ысул белән алмалар язга кадәр саклана. Кайбер алма сортлары полиэтилен пакетта да саклана. Бер пакетка 1-3 кило алма салына. Әмма кайчакта Антон алмасы пакетта көрән таплар белән каплана. Шуңа күрә аны вазелин сеңгән салфеткага төреп куярга кирәк.
Алманы башка яшелчәләр һәм бәрәңге белән бергә сакларга ярамый. Аңа –1…+4 градуслы аерым урын кирәк.
Алма саклана торган базда яки идән астында дымлылык 85-95 проценттан да кимрәк булмаска тиеш, югыйсә, җимешләр рәвешен югалтачак.
Киптерү
Киптерү өчен алманың бөтен төр сортлары да ярый.
Җимешнең бәрелгән, корт кергән, чери башлаган урыннарын кисеп ташлап, бөтен өлешләрен аерып алалар. Алманы махсус киптергечтә, электр яки газ духовкасында яки ачык һавада киптерәләр.
Кипкән алма каракучкыл төскә керә, тик аларны табигый төсендә дә калдырырга була. 1 литр суга 1 бал кашыгы тоз кушарга һәм алма телемнәрен 3-4 минут шушы эремәдә тотарга. Болай эшләгәч, алмалар каралмый гына кибәчәк. Киптерелгән алманы пыяла банкада яки кәгазь пакетларда саклыйлар.
(“Интернет” челтәреннән)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев