Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Бәрәңгене борынлатып утыртасызмы? Һәвәскәр бакчачылар фикере

Бәрәңге утыртыр алдыннан халык бер мәш килеп ала. Аны базлардан, идән асларыннан чыгара. Кемдер лапасына сала, кемдер борынлатыр (яровайлаштырыр ) өчен печәнлегенә үк менгезә. Ә менә ачык һавага ишек алдына чыгарып салганны минем ишеткәнем юк иде.

    Бер якын дустымның ире һәвәскәр бакчасы. Ул ачык һавага ишек алдына тарата икән орлык бәрәңгеләрен. Яңгыр да ява өстенә, кояш та кыздыра. Бер ягын искә алу зарур, һава торышы җылы булу кирәк, ди. Мондый бәрәңге авыруга бирешми икән.

   Иң яхшысы – бәрәңгене борынлатып утырту, ди белгечләр, бу очракта бәрәңге атна -ун көнгә алданрак өлгерәчәк һәм ул фитофтороз, макроспориоз кебек авыруларга каршы тора ала. Борынлату өчен орлык бәрәңгесен бер ай тирәсе алдан чыгарып, якты төшә торган урынгап урнаштыралар.Беренче ике атнада температура – 12-15 градус, ә аннан соңгы ике-өч атнада 8 градус булырга тиеш. Шундый режим белән сакланганда, бәрәңге ныклы борын җибәрә. Бер күздән ике бәрәңге чыга дип исәпләнә. Шуңа күрә бәрәңгенең һәр күзен саклау мөһим икән. 

Утыртканда, бәрәңге борыны 0,2-0,5 сантиметрдан озын булмаса, ул сынмаячак. Утырту тулысынча туфракның өлгерүеннән, җылынуыннан тора. Туфракның температурасы 7-8 градус җылы булганда гына бәрәңге утыртырга ярый.

Халык сынамышлары буенча, каен яфрагы  күренә башлагач  бәрәңге утыртырга вакыт дип санала. Туфрак җылынмаган булса, бәрәңгенең бүлбеләре ризоктониоз белән зарарлана. Гадәттә, бәрәңге утырту өчен иң кулай вакыт дип майның икенче яртысы санала. Соңга калырга да ярамый. Июнь башларында гына утыртылган «икенче икмәк»нең уңышы азрак була.

Соңгы вакытта бәрәңгене күтәртеп өскә утырта башладылар. Бу очракта туфрак тизрәк җылына һәм бәрәңге дә 12-18 көндә тишелеп чыга. Бик өскә дә утыртмагыз, җирне кисәк кенә туңдырса (иртә язда бу гадәти хәл), бәрәңге өшергә мөмкин. 
 

Интернет язмалар да файдаланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев