Әтнә таңы

Чи итне һич тә юмагыз, югыйсә…

Һәр хуҗабикә (әле генә дә түгел) белә – әзерләү алдыннан барлык продуктларны да җентекләп юарга кирәк. 

Җиләк-җимеш һәм яшелчәне кайнар су белән астында ук тотабыз. Күпләр базардан яки кибеттән алып кайткан итне дә юып ала. Берьяктан, чыннан да, бу дөрес кебек – чөнки ул ит кайдадыр яткан, аны кемнәрдер куллары белән тотып кискән, ә бәлки анда, хәтта, чебеннәр дә утыргандыр... Юк икән шул!
Беренче сәбәбе. Белгечләр бертавыштан нинди ит һәм кайда гына сатып алсагыз да, аны һич тә юарга ярамый, дип раслый. Иттән бактерияләрне юарга омтылып, без куелган максатка ирешмибез генә түгел, хәлне катлауландырабыз да әле. Ит юдыру микроорганизмнарның активлыгын арттыра һәм аларны таратуга ярдәм итә. Ит кисәгендәге бактерияләр юган вакытта, без моңа өметләнгәнчә, раковина аша юылып китми. Алар савыт-саба, раковина өслегенә шулкадәр нык беркетелгән ки, аларны бетерү мөмкин түгел, хәтта берничә тапкыр юып та. Һәм менә әлеге зарарланган участоклар соңыннан җитди агулануга китерергә мөмкин.
Бу бигрәк тә тавык итенә кагыла, чөнки нәкъ менә ул еш кына кешегә сальмонеллез йогуга сәбәпче. Сальмонеллалар юган вакытта су тамчылары белән 1 метр ераклыкка кадәр очып таралырга мөмкин. Сүз уңаеннан, сальмонелладан тыш, Campylobacter jejuni – ашказаны-эчәк тракты авыруы китереп чыгаручы куркыныч микроорганизмнар – кампилобактериоз да шунда булырга мөмкин. Нәтиҗәдә кан косу, перитонит, кан агулану һәм хәтта үлем куркынычы да булган Гийен-Барре синдромы булырга мөмкин.
Икенче сәбәбе. Ит юганда, бигрәк тә кайнар су белән юсагыз, сез аның өслегендәге молекуляр составны бозасыз. Бу, фәнни телдә әйтсәк, Майярның шикәр һәм аминокислоталар арасында җылынганда килеп чыккан реакциясе авыраюга китерә. Гади генә әйткәндә, юеш ит табада авырлык белән генә кыза, ул томаланган ит кебек кенә пешә, тәмен һәм төсен югалта. Эш шунда ки, Майярның реакциясе 110 градуслы температурада башлана. Су парланганчы көтәргә туры киләчәк, ә ул вакытка безнең кисәк барлык сокларын югалтырга да өлгерәчәк.
Хәлдән чыгу. Барысы да бик гади — сатып алганнан соң ит өслеген кәгазь салфетка ярдәмендә бик яхшылап сөртегез һәм аны табага озатыгыз. Ит өслегендәге барлык бактерияләр дә җылылык белән эшкәртү процессында һәлак булачак. Сүз уңаеннан, итне сөрткән салфеткаларны ташлагыз, ә кулларыгызны сабынлы кайнар су белән юыгыз. Итнең төрле төрләре өчен бактерияләр юкка чыгарлык дәрәҗәдә җылылык белән эшкәртү температурасы бераз аерыла, мәсәлән, тавык өчен – 75-80 °С, ә сыер итенә 60 °С җитә.
Туңдыру өчен билгеләнгән итне дә юарга киңәш ителми. Юу аны саклау вакытын киметәчәк. Төреп, туңдыргыч камерага озатыр алдыннан шул ук кәгазь салфеткалар ярдәмендә кисәкне яхшылап сөртү дә җитә.
Тик шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр сез ит кисәгендә пычрак, чүп-чар, кәгазь кисәкләре яки сөяк кыйпылчыклары күргәнсез икән – аны салкын су агымы астында юыгыз. Шул ук хәл озак вакыт яткан иткә дә кагыла: аны юалар, өстендәге “липкий налет”ны җыеп юк итәләр. Тик моны суны сиптермичә генә, бик пөхтә эшләгез, ә шуннан соң раковинаны һәм ит белән контактта булган барлык җирне дә яхшылап юыгыз.
Чыганак: http://umnaja.ru
Гиперссылка: https://worldfakt.ru/ni-v-koem-sluchae-ne-mojte-syroe-mjaso-inache/

Реклама

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/%D0%BC%D1%8F%D1%81%D0%BE-%D0%B3%D0%BE%D0%B2%D1%8F%D0%B4%D0%B8%D0%BD%D0%B0-%D1%81%D1%82%D0%B5%D0%B9%D0%BA-%D1%81%D1%8B%D1%80%D1%8C%D0%B5-%D0%B2%D0%BA%D1%83%D1%81%D0%BD%D0%BE-1674979/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: