Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Файдасы бар, белегез

Салкын тигәндә,

шулай ук кан тамырларындагы холестеринны чистарту өчен ярты чәй кашыгы куркуманы ярты стакан кайнар суга салып болгаталар. Бераз суынгач, 1 чәй кашыгы бал өстиләр. 5 минут төнәткәч эчәләр. Процедураны көнгә 2-3 мәртәбә кабатлыйлар.
Бәрелгәндә, имгәнгәндә, тәндәге кара янган урыннарны тизрәк бетерү өчен куркума белән компресс куялар. Ярты чәй кашыгы куркумага 1 чеметем тоз һәм чүт кенә су салып болгаталар. Катнашманы зыян күргән урынга сөртеп, марля каплап куялар. Компрессны кипкәнче тоталар. Процедураны көнгә берничә мәртәбә кабатлыйлар.
Остеохондроз, артрит яки подагра борчыса, 10 литр суны кайнатып чыгаралар һәм шуңа юкә себеркесе салалар. Себерке ясау өчен юкәне чәчәк аткан вакытында җыялар һәм күләгәле урында киптерәләр. Себерке салгач, суны тагын 15 минут кайнаталар. Төнәтмәне иртән әзерләү әйбәт. Кич белән ваннага 37-39 градус җылылыктагы су җыялар һәм төнәтмәне өстиләр. Шунда 20-30 минут ятып торалар. Процедурадан соң тәнне корытып, коры кием кияләр һәм төренеп яталар. Бер себеркене берничә мәртәбә кулланырга мөмкин. Дәвалану курсы – 10 ванна.

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/%D0%BA%D1%83%D1%80%D0%BA%D1%83%D0%BC%D0%B0-%D1%81%D0%BF%D0%B5%D1%86%D0%B8%D0%B8-%D0%BA%D0%B0%D1%80%D1%80%D0%B8-%D0%BA%D0%BE%D0%BC%D0%BF%D0%BE%D0%BD%D0%B5%D0%BD%D1%82-2998946/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев