Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Әгәр суд карары югалса

Кеше тормышында төрле хәлләр була. Кайчагында кирәкле документлар, белешмәләр яки карарлар югалып та китәргә мөмкин.

Әтнә район суды мәгълүмат үзәге


Бу очракта адәм баласы аптырап кала – нишләргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә икән соң? Шушы уңайдан, өч очракны карап узыйк.
Беренче очрак:  РФ КоАП 12.8 ст.1 өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эш яки машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү белән бәйле карарлар югалган.  Алардан башка кеше машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү срогы чыккач, йөртү танык­лыгын ала алмый. Нишләргә соң? Бу очракта  әлеге карар чыгарылган суд участогына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Биредә карарның күчермәсен бирү турында гариза язарга кирәк була. Шуннан соң аңа закон көченә керү турындагы тамга белән карар бирелә һәм  инде шуның белән ЮХИДИ бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Икенче очрак – аерылышу турында суд карары югалган. Аерылышканнан соң,  еш кына кешеләр бу документ турында  оныталар һәм аны югалтырга да мөмкиннәр. Вакыт узганнан соң,  еш кына  яңа никахны теркәгәндә, алар ЗАГС органнарыннан аерылышу турындагы документ алмавын искә төшерәләр. Ә суд карары югалган.  Беренче очрактагы кебек үк, бу юлы да аерылышу турында карар чыгарылган суд учас­тогына мөрәҗәгать итеп, гариза язарга кирәк була. Анда закон көченә керү турында билге белән карар тапшырыла. Һәм бу карар белән ЗАГС органнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.
Өченче очрак катлаулырак – әгәр башкаручы бит югалса, нишләргә? Башкарма документның төп нөсхәсе югалган очракта, аны башкару өчен билгеләнгән тәртиптә суд тарафыннан бирелгән, тиешле актны кабул иткән суд тарафыннан түләттерүче яки суд приставы – башкаручы гаризасы буенча аның дуб­ликаты нигез булып тора. Башкарма документның дубликатын бирү турындагы гариза суд утырышында карала. Исегездә тотыгыз, әлеге гаризалар биргәндә дәүләт пошлинасын түләү таләп ителми. Ахырда шуны әйтәсе килә, гражданнар үзләренә бирелгән суд карарларына карата игътибарлы булсыннар, аларны югалтмаска тырышсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев