Әтнә таңы

Иртә язда бакчаны төрле авырулар һәм корткычларга каршы ничек эшкәртергә

Яз башлану белән бакча да кышкы йокыдан уяна. Тирә-якта әле кар ятса да, яз тантана итә. Тик кояш кыздыра башлагач, бакча корткычлары активлаша. Шуңа күрә аларны бетерү буенча чаралар күрергә кирәк.

Бакчаны корткычларга каршы эшкәртүне иртә язда үткәрәләр, бу, барыннан да элек, җимеш агачларын махсус химик эретмәләр белән эшкәртүгә кайтып кала, алар зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр.

Бакчачылар агачларга химик эретмәне иң беренче сиптерүне салкыннар чигенүгә үк үткәрәләр. Киләсе этаплары чәчәк атканчы һәм беренче бөреләре барлыкка килгәнче уздырылырга тиеш.

Иң мөһиме - сиптерер алдыннан участокта тәртип урнаштырырга кирәк: чүп-чарны һәм узган елгы яфракларны җыештырыгыз, агач кәүсәләрен чүп-чар һәм лишайниклардан арындырыгыз.

Сезне һәр төр бакча агачы мисалында моның ни өчен кирәк булуы турында аңлатырга булдым.

Карлыган һәм крыжовникны яз көне эшкәртү

Карлыган һәм крыжовник әллә ни игътибар таләп итми дип саналса да, аларны да авыруларга һәм корткычларга каршы профилактик эшкәртү кирәк. Куакларны беренче эшкәртүне кар төшүгә үк башкаралар.

Башта нинди корткычларга каршы көрәшергә кирәклеген ачыклау өчен куаклар һәм астагы туфракны игътибар белән тикшерергә кирәк. Монда ботакларның торышына игътибар итегез. Әгәр алар янган сыман булып күренсә, димәк, сезнең куакларны “почковая моль” зарарлаган. Әгәр бөреләр эре һәм кәбестә күчәнен хәтерләтә икән, бу бөре талпанының "эше". Ботакларның очында “налет” булса, димәк, “мучнистая роса”, ә ботаклар эче тишелгәләгән булу – куакның “стеклянница” белән зарарлануы турында сөйли. Зарарланган ботакларны кисәргә кирәк. Бу шулай ук барлык "шикле" ботакларга да кагыла.

Халык чаралары куллану да отышлы. Куак тирәсендәге туфракка азрак марганцовка кушылган кайнар су сибәләр. Ботакларга да бу кайнар эремәне сибәргә кирәк.

Күп кенә бакчачылар куллана торган тагын бер чара – бакыр купоросы (100 грамм 10 литрга). Препаратның концентрациясе үсемлекнең яшенә һәм аның зарарлану дәрәҗәсенә бәйле (үсемлек өлкәнрәк булган саен, анда зыян күбрәк була). Нигездә, бер куак карлыган яки крыжовникны бакыр купоросы белән эшкәртү өчен язын 1-1, 5 л эретмә кирәк булачак.

Бакчачылар авыруларга каршы эшкәртү өчен “Бордоская жидкость”ны да киң кулланалар – 100 г бакыр купоросы, 100 г сүндерелмәгән известь һәм 10 л су. Бу 10 крыжовник һәм карлыган куагын эшкәртү өчен җитә. Эремәнең әзерләнгәннән соң биш сәгать эчендә кулланылуы мөһим – шуннан соң аның составында булган известь төерләнә башлый һәм лейкага ябыша башлаячак.

Соңгы вакытта биопрепаратлар популярлаша бара. Алар барысы да яхшы, әмма шуны истә тотарга кирәк, бу препаратлар 8°С һәм аннан югарырак температурада гына эшлиләр, ә беренче язгы профилактик эшкәртүләрне кар эрегәч үк үткәрә башларга кирәк. Димәк, югарыда күрсәтелгән чараларның нәтиҗәлелеге иртә язда бик түбән булачак.

Карлыган һәм крыжовник корткычларына каршы көрәш өчен түбәндәге рекомендацияләргә таяныгыз.

Эшләрне үткәрү вакыты

Бөреләрнең зураюына кадәр

1. Ботакларда “мучистая роса” һәм башка төр авырулар белән зарарлану билгеләре күренсә, туфракка кадәр кисегез һәм яндырыгыз. Бу ботакларны компостка ташламагыз – югыйсә бу чирләрне һәм корткычларны үрчетү өчен әзер мөмкинлек булачак. Әмма көлне яндырганнан соң ашлама буларак файдаланырга була.

2. Коелган яфракларны да яндыралар. Шулай ук антракноз һәм септориоз кебек инфекцияләр барлыкка килү ихтималы булмасын өчен, рәт араларын һәм куак төпләрен йомшартыгыз.

Бөреләрнең бүртү һәм ачыла башлау чоры

1. Яфрак һәм сабак галлицалары булмасын өчен, куаклар тирәсендәге туфракны калынлыгы 6 см тирәсе итеп мүлчәләп чыгыгыз.

2. Карлыган куакларына бик күп итеп кайнар су сибәләр (60-70°С) - бу тля йомыркаларын юк итәргә ярдәм итәчәк.

3. Корткычларга каршы көрәш йөзеннән химик препарат эретмәләре сибегез.

4. Тля, щитовка һәм башка төр корткычларга каршы көрәш өчен тиешле препаратлдар сатыла, алып сибегез.

5. Көя күбәләкләренә каршы көрәшергә онытмагыз.

Чыганак: https://www.ogorod.ru/ru/sad/care/14001/Chem-mozhno-obrabotat-sad-ot-bolezney-i-vrediteley-ranney-vesnoy.htm

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: