Әтнә таңы

Кабак белән апельсин согы!

Кабак - иң файдалы көзге нигъмәтләрнең берсе

1. 5 кг әрчеп, шакмаклап туралган кабакны салам кәстрүлгә .
2. Шуның өстенә салам 11 литр салкын су.
3. Кайнатырга куям.
4. Кайнап чыгар дәрәҗәгә җиткәч 6 апельсинны бүлгәләп салам.
5. Кабак белән апельсин изелгәнче пешә.
6. 1 кг 200 гр песок һәм 2 аш калагы лимон кислотасы салам.
7. Масса бераз суынгач дуршлагтан сөзәм.
8. Блендер белән изеп дуршлагтан сөзсәгез дә ярый. Кем ничек кулаерак күрә.Aпельсин кабыкларын алабыз.
9. Тагы кайнатырга куям, кайнап чыккач өстенә җыелган күбекләрне җыям, бер 5 минут кайнатып алам, стерилизацияле банкаларга тутырып ябып куям.
10. Базда яхшы саклана.13 литр сок чыга.

Реклама

Чыганак: http://@mariamminnegulova

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: