Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кара миләшнең файдасын беләсезме?

Кара миләшнең дәвалау һәм авыруларны булдырмау үзлеге борынгыдан ук билгеле булган.

Кара миләш йодка бай. Беренче нәүбәтт ул калкансыман биз авыруларын булдырмаска ярдәм итә.

Шушы җиләкне көн саен бер кашык кына ашаган очракта да калкансыман биз сезгә рәхмәтле булыр һәм сез, һичшиксез, дарулар хакында онытырсыз.

Безнең якларда үсүче кара тәлгәшләр җепселле тукымага, пектин, аминокислоталар, магний һәм калий (йөрәк), фосфор (кан тамырлары), тимергә (кан ясалу өчен кирәк) бик бай.

Йөрәк һәм кан тамырлары авыруы күзәтелгәндә кара миләшнең суын эчәргә кирәк. Аны ашарга ярты сәгать кала көнгә 3 тапкыр 50-125 миллилитр эчәргә киңәш ителә. Дәвалану, кеше организмының шәхси үзенчелекләренә карап, 10-50 көн дәвам итә.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Kara-mil-shne-faydasin-bel-sezme-466433/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев