Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кәбестәгезгә корткычлар ияләштеме, аларга каршы бу ысулларны эшләп карагыз әле

Кәбестә яфраклары тишелеп беткән, инде нишләргә?

Бүгенге көндә бакчасы булган һәркем кәбестә үстермичә калмыйдыр. Әлеге үсентене үстерүнең бернинди авырлыгы да юк кебек. Тик менә,кәбестәнең юка, нәфис яфракларында тишекләр пәйда булгач, күңелне авыр хис биләп ала. Ничек кенә тәрбия кылсаң да, әлеге кәбестә "җанварлар"ыннан берничек тә котылып булмый, ахыры. Шулай да, берничә киңәшне кулланып карагыз әле.

* Кәбестәгә салкын су сипкәч, аңа борыч катнашмасы сибеп җибәрергә кирәк. Әлеге ис күбәләкләрне дә качыра.

*Пластик шешәнең өске өлешен бүрәнкә сыман кисеп (капкачын капларга), бүрәнкәләрне кәбестә түтәле тирәсенә туфракка казып урнаштырабыз. Тулы итмичә генә, сыра тутырабыз. Әкәм-төкәмнәр үзләре яраткан искә җыелып, “тозак”ка эләгүләрен тоймыйча да калачак.

* Яшелчәгә гәрчич эремәсе дә бөркергә мөмкин. Бер стакан суга 40-50 грамм коры гәрчич салып, бер сәгать төнәтәбез. Төнәтмәне кәбестәләргә бөркибез. Әкәм-төкәмнәр гәрчич исеннән куркып эзләрен суытачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев