Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Күңелеңне бервакытта да төшермә

Авыруларны кисәтү өчен психик халәткә игътибарлы булу мөһим.

Күңел төшенкелеге бүгенге заман кешесе өчен ят нәрсә түгел. Аеруча быел, коронавирус пандемиясе белән очрашкач, күпләрдә психологик проблемалар барлыкка килде. Статистика буенча, кешеләрнең һәр дүртенчесе бүген депрессия кичерә. Кемнедер төрле куркулар борчый, кемдер үзен түбән бәяли, берәүләр оялчанлыгын җиңә алмый, башка берәү кешеләр белән аралашу җаен таба алмыйча интегә. Сер түгел, без яшәгән чорда үз-үзенә кул салучылар да байтак. Эчке халәтеңне ничек тәртипкә китерергә, күңелеңне күтәрергә, тулыканлы тормыш белән яшәү өчен көч табарга?

Поликлиникаларда чиратларда утыручы бихисап кешеләрне күргә­негез бардыр. Аларның төрлесен төрле проблема борчый. Кемдер йөрәгенә зарлана, берәүнең бронхиты даими кабатлана, берәүнең тамагында төер тойгысы һәм ул кат-кат ашказанын, йоткылыгын тикшертеп интегә. Психотерапевтлар билгеләвенчә, бу кешеләрнең яртысы аларның ярдәменә мохтаҗ. Даими рәвештә янып-көеп, кайгырып, борчылып яшәү төрле авырулар китереп чыгара. Бу авырулар – депрессиянең метаморфозалары, ди белгечләр. Ә күңел халә-теңне, нерв системасын тәртипкә китермичә, аларны җиңү авыр.
“Психиатр”, “психотерапевт” сүзеннән куркырга кирәкми. Бүгенге заман кешесенең даими киңәш-ләшеп торырга бер психотерапевты булса, начар түгел. Невроз, деп­рессия кебек халәтләрне психик авыру белән бутарга да ярамый. Психотерапевтлар – сүз белән дәвалаучылар. Сөйләшә-сөйләшә, акрынлап кешенең проблемасына аның белән бергә төшенә беләләр. Кемгәдер сөйләшеп кенә дә ярдәм итеп булачагы ачыкланса, препаратлар да билгеләнә.
Белгечләр билгеләвенчә, бүген­ге заман кешеләрен иң еш борчыган проблемалар – неврозлар, депрессияләр, паник куркулар. Мә-сәлән, соңгысында кеше үзенең иртәме-соңмы үләчәген аңлый һәм шуннан куркып яши. Фикерләре шушы уйда гына туплана һәм аның яшәү сыйфаты начарлана. Тора-бара берүзе өйдә калырга курка башлый, самолетка утырмый. Мәсә­­­лән, медицина тикшеренүе үт­кәрү өчен аны берничек тә МРТ аппаратына кертеп булмый. Башта ул үзенең курку-борчылуларының нәрсәдән икәнлеген дә аңламаска мөмкин. Кемнәрдер башта бик күп табибларны үтә һәм, нәтиҗәдә, психотерапевтка мөрәҗәгать итә. Мондый кешеләрне төпле дәвалау таләп ителә.
Психологлар Марк Аврелий әйтеп калдырган сүзләрне еш кына мисалга китерә: әгәр хәлне үзгәртә алмыйсыз икән, аңа мөнәсә­бәте­гезне үзгәртегез. Проблемаларны глобальләштерергә кирәкми, һәр нәрсәдә позитив табарга кирәк. Үзеңне шатлыкларга әзерләргә өйрәнү мөһим. Мәсәлән, кайвакыт үзеңә яисә башкаларга кечкенә бүләк ясау да кәефне күтәрә. Шуны онытмаска кирәк: эчке халәтеңдәге авырлыкларны җиңә алмыйсың икән, сиңа ярдәм итә алырдай белгечләр бар.
Психик тайпылышларны кисәтү юлы – психик тигезлекне саклау. Соңыннан симерүгә һәм интим өлкәдәге күңелсезлекләргә ките-рүче медикаментлар белән дәва-ланганчы, авыруны кисәтү яхшы. Республика психотерапия үзәге белгечләре кешеләргә үз нерв күзәнәкләрен артык киеренкелектән сакларга һәм якларга өйрәнергә, көч җитмәгән мәсьәләләрне хәл итәргә тырышмаска, ял итә белергә киңәш итә. Моның өчен, иң беренче чиратта, менә нәрсәләргә игътибар итү зарур: сәламәт йокы, дөрес туклану, негатив эмоцияләрне үз эчеңдә тотмаска, чыгарырга (күз яшьләре аша булса да), акыл һәм физик хезмәтне ял белән чиратлаштырырга, медитация, йога белән шө­гыльләнергә, позитив уйланырга өйрәнергә, сәяхәт итәргә, кызыклы шөгыль табарга, юмор белән дус булырга, йорт хайваннарын, бүлмә гөлләрен карарга, ароматерапия, аромаванналарны үз итәргә, мох­таҗ­ларга ярдәм күрсәтергә (бу үзеңнең кирәкле­геңне тоярга, бәяңне үстерергә ярдәм итә).
Белгечләр фикеренчә, тормышта тотрыклылык тойгысын тәэмин итүче даими гадәтләр булдырырга кирәк. Мәсәлән, иртәнге зарядка яисә йөгерү, кич саф һавада йөрү, сериаллар, кызыклы тапшырулар карау, мавыктыргыч китаплар, гә­зитләр, журналлар уку, яраткан басмаңның бер санын да калдырмаска тырышу. Булганына шөкер итәргә һәм бик күпләрнең сездә булганның аларда юклыгын аңлар­га өйрәнергә кирәк. Иң мөһиме – вак-төяккә дә шатланырга өйрә­негез!

 

Дөрес туклану да мөһим!

Эремчек, сыр, сөләйман балыгында кальций күп. Стресс кичергәндә кальций организмнан чыга.
Авокадо, күрәгә, банан, борчакта магний күп. Ул депрессия белән көрәшергә ярдәм итә.
Эре мал, күркә ите, бөртеклеләрдәге цинк эндокрин система эшчәнлеген җайга сала.
Әфлисун, киви, алма, татлы борычтагы С витамины борчылу халәтендә кирәк булган стресс гормонын бүлеп чыгарырга ярдәм итә.

Белгеч киңәшләре

Тыныч, талгын музыка куегыз һәм тигез җирлеккә аркагызга ятып, акрын гына тәнегезнең барлык мускулларын йомшартыгыз. Бит мускулларыннан башлап, аяк бармакларына кадәр. Тулысынча тынычлангач, шулай 5-15 минут ятып торыгыз.
Уңайлы утыргычка утырыгыз, күлмәк якасын ычкындырыгыз яисә тыгыз, уңайсыз киемне салыгыз. Алга сузып, аяк мускулларын катырыгыз. Берничә секундтан кинәт кенә бөтен тәнегезне йомшартыгыз. 4-6 тапкыр шулай кабатлагыз.

 

 

Автор: Ләйсән Якупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев