Хуҗабикәләргә көндәлек тормышта файдалы 16 киңәш
Исеңдә тот
1. Сумкагызда тәмсез ис барлыкка килдеме? Анда бер көн кулланылмаган пакетлы чәй салып йөрегез.
2. Канализация торбаларын чистарту өчен тоз кулланыгыз. Аны торбага салыгыз һәм кайнаган су белән юдырып җибәрегез.
3. Табигый булмаган загар аркасында тиредә кайчак ак таплар барлыкка килә. Моңардан котылу өчен гап-гади сода кулланырга кирәк. Аз гына соданы губкага салып тәнегезнең агарган урыннарына тидерегез.
4. Үтүктәге кызган эзләрне нашатыр спирты һәм уксус катнашмасы бетерә. Йомшак чүпрәкне шул катнашмада чылатып, үтүкне сөртегез.
5. Яшелчә ашына лавр яфрагы, кара борыч һәм башка төнәтмәләр салмагыз. Иң яхшысы - яшел үлән, ул файдалырак та, тәмлерәк тә.
6. Ризык турый торган такталарны уксус салынган су белән чистартып торыгыз. Азык-төлекне идеаль чиста тактада кисегез.
7. Үсемлек мае Салатка үсемлек маен тоз, уксус һәм борычтан соң гына салыгыз. Исегездә тотыгыз: тоз майда эреми.
8. Салкын компот Кайнар компотны тизрәк суытырга кирәк булса, күстрүле белән салкын су салынган зуррак кәстрүлгә утыртыгыз.
9. Карабодай боткасы тәмле булсын өчен, аның суы ярмадан ике тапкыр күбрәк булырга тиеш. Кәстрүлнең капкачын каплагыз. Ботканы башта тиз утта, аннан сүрән утта пешерегез.
10. Кайбер балыкларны пешергәндә тәмсез ис чыга. Андый очракта балык янына петрушка, сельдерей салыгыз. Шулай ук башлы суган да булыша.
11. Вазага берничә тамчы савыт-саба юа торган сыекча тамызсагыз, кыр чәчәкләре озаграк торыр.
12. Ваннаны агарту өчен: 2 аш кашыгы кальцийлы содага 2 аш кашыгы чәй содасы кушып, әлеге катнашманы ваннага сылагыз. Ул алдан чылатылган булсын. 5 минут тотканнан соң, шуның өстенә 50 грамм уксуска 50 грамм агарткыч (отбеливатель) кушып, сылагыз. Ярты сәгать тоткач юып алыгыз.
13. Әгәр бүлмәгездә ак синтетик челтәр бар икән, аны юып киптергәндә кояш нурлары төшмәслек җиргә элегез.
14. Кайбер тукымаларны аерым юарга кирәк. Кер өчен капчыкларны кибеттән алырга ашыкмагыз, моның өчен гап-гади юрган тышлыгы да бара.
15. Ваграк макаронны пешеп чыкканчы кайнатмагыз. Су кайнап чыккач, макаронны салып бутагыз да, газны сүндереп, кәстрүл капкачын каплагыз. 10 минуттан әзер булачак.
16. Ислемаегыз беткәч, аның флаконын ташларга ашыкмагыз. Дозаторын алып, флаконга су салыгыз һәм шунда берничә агач таякчык тыгып куегыз. Алар хушландырылган дымны сеңдереп, һавага таратып торачак.
Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/belmesen-bel/khuabiklrg-kndlek-tormyshta-faydaly-16-kish
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев