Әтнә таңы

Күрәгә нәрсәдән файдалы?

Ябыгырга булыша. Ашыйсы килгәндә, ризыкка ябырылганчы, авызга күрәгә кабып, аны суырып йөрсәң һәм аннары озак итеп чәйнәсәң, ул ашыйсы килү теләген баса. Организмга калория дә бик аз күләмдә керә.

Күз өчен. Күрәгәдәге каротин (А провитамины) күз күремен яхшырта. Тик провитамин яхшы үзләштерелсен өчен күрәгәне йогырт яки каймак белән ашарга кирәк. Калкансыман биздә тайпылышлар булганда да күрәгәдәге каротин үзләштерелми.

Канны яхшырта. Күрәгә кандагы тимер күләмен арттыра, димәк, гемоглобинны яхшырта. Шуңа да анемия вакытында, йөклелек чорында күрәгә ашарга киңәш итәләр.

Тигез күләмдә алынган күрәгә, әстерхан чикләвеге, йөзем (барысын да иттарткычтан чыгарырга кирәк) һәм балдан ясалган катнашма кандагы тимер күләмен генә арттырып калмый, ә организмны витаминнар, минералларга баета, кандагы начар холестеринны чыгара.

Ашкайнату өчен. Кипкән абрикос эчне йомшартырга сәләтле һәм шуның бәрабәренә эчәклекне арчый, аның дулкынсыман кыскаруын яхшырта.

Бәвел кудыра торган препаратлар эчкән кешеләргә дә күрәгә ашарга кирәк. Ул организмны калийга баета.

Йөрәк өчен. Күрәгә йөрәккә шифалы, чөнки калий, магний, тимер кебек элементларга бай. Алар исә йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген, кан басымын көйли. Инфаркт кичергән кешеләргә исә күрәгәне караҗимеш белән бергә ашау хәерле.

Игътибар! Күрәгә ничек кенә файдалы булса да, аны чамадан артык кулланырга ярамый. Күп ашаганда эчәк эшчәнлеге бозылырга, эчкә газ җыелырга мөмкин. Организмга артык шикәр керү дә зыянлы. Аны көнгә 3-5не ашау да җитә, дип яза “Сәламәтлек. Татар халык медицинасы”.

Фото: pixabay.com.

Реклама

Автор: Фануз Хабибуллин

Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/K-r-g-n-rs-d-n-faydali-420296/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: