Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Марьям Миннегуловадан тәмле булочкалар, пешереп карагыз

Социаль челтәрләрдә бик күпләргә таныш булган Мәрьям Миннегуловадан тәмле булочкалар.

Булочкиның эчлеге дә бик гади һәм бик тә тәмле.
Тарихы болаерак.
Компот кайнаттым, компотка салдым алма турап, төшсез караҗимеш, төшсез сары җимешләр, ярты кисәк лимон, әзрәк карлыган вареньесы да болгаттым, тәменә карап песок өстәдем. Компоттан сөзеп алдым мәмәйләрне һәм инде блендер аркылы изгәләдем, песок өстәдем бу мәмәйгә. Бердигән булочкилар өчен эчлек килеп чыкты. Сезгә шуны әйтәсем килә, әрәм итмәгез компоттан калган мәмәйләрне, шәп чыга булочки өчен эчлек.
Камырны инде элек куя торган рецепт белән куйдым.
1,5 чәй калагы чупрәне күпереп алам(ни өчен күпертәсен дисез күбегез, эшләнешен тикшерәм, свежиймы, юкмы икәнен, тиз арада күпереп менсә, камыр уңа).
Аерым савытка салам 1 стакан җылымса су, 1 йомырка, ярты чәй калагы тоз, 2,3 аш калагы песок, 50 гр ак майны эретеп, күпергән чүпрәне салып, он салып камыр басам. Камырымны бик тыгыз итеп басмыйм, җылы урынга куям. Кабарып менүгә кунага төшереп камырны, түгәрәкләргә бүлеп эчлек салып бөрәм дә, табада беркавым кабартып алам и духовка. Өстенә берни дә ягасы түгел, духовкадан алгач кына майлы кисточка белән сыпырып алам. Бетте китте. Сезне яратып Мәрьямегез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев