Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Нәрсәне фотога төшерергә ярамый?

Фотога төшерү белән бәйле төрле сынамышлар бар. Кемнәрдер ярамаган фото эшләп, бәла-каза чакырырга мөмкин икәненә ышана. Ә сез моны беләсезме?

Йоклаган баланы фотога төшермәгез. Кешенең күзләре йомык чакта ул башка дөньяларның “начар көчләренә” бирешүчән була икән. Аеруча сабыйлар. “Усал рухлар” балага негатив йогынты ясамасын дисәгез, аны йоклаганда төшермәгез.

Көзгеләр элек-электән исәннәр һәм үлгәннәр арасында портал буларак кабул ителгән. Аеруча ике көзге арасында басып торсаң. Сынамышларга ышанганнар өчен селфи да яхшы нәрсә түгел. Шуңа күпләр аларны башкаларның фотога төшерүен сорый.

Хәрабәләр, җимерек төзелешләр начар вакыйгалар белән бәйле, алар үзләрендә негатив энергетиканы саклый. Аларны фотога төшерүченең язмышына да йогынты ясарга мөмкиннәр.

Сәгать фонында фотога төшсәң, гомерең кыскара, дигән сынамыш та бар.

Мәче балаларын бик күпләр фотога төшерергә ярата. Ләкин мәченең йоны кара булса, бу фото кайгы китерергә мөмкин, имеш...

Үлгән кешене фотога төшерсәң, аларның җаннары тынгы таба алмый, диләр. Андый фото булса, яндыру хәерле.

Фото: pixabay.com

Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kyzyk-news/N-rs-ne-fotoga-t-shererg-yaramiy-332474/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев