Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Орлык суганын ничек сакларга

Алдагы елда уңыш яхшы булсын өчен аны дөрес сакларга кирәк.

Саклар өчен 1-2,5 см диаметрлы суганнарны калдыралар. Эре суганның чәчәк ату куркынычы зур, 1 сантиметрдан ваграгын саклап булмый, язга кадәр ул кибә. Шуңа аларны көздән утыртып калдыралар.

Суганны тартмага яки чүпрәк капчыкка тутырыгыз. Бер савытка 25 сантиметрдан биегрәк итеп суган салмагыз. Суганны өйдә +16...+18 градуста караңгы салкынча урында сакларга кирәк. Дымлылык 50-70 процент булырга тиеш. Айга бер тикшерергә, бозылганнарын алырга онытмагыз.

Суган орлыгын кыш азагында сатып алсагыз, утыртканчы +18 градуста тотарга тырышыгыз. Аннан бер тапкыр 8 сәгать дәвамында +40 градуска кадәр җылытыгыз. Болай эшләгәндә суган чәчәк атмый

Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Orlik-suganin-shulay-saklagiz-491303/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев