Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Өй шартларында җыерчыкларны бетерә торган битлек

Гүзәл затларга, җыерчыклардан котылу өчен, куркумадан ясала торган битлек тәкъдим итәбез.

Өй шартларында җыерчыклардан котылырга   куркумалы битлекләр эшләргә була.

Көнчыгышта яшәүче хатын-кызлар куркуманың дәвалау үзлекләре белән яхшы таныш һәм инде берничә йөз ел дәвамында бу тәмләткечне  тирене карау өчен кулланалар.

Безнең илдә яшәүче хатын-кызлар күптән түгел генә косметик максатларда куркуманы куллана башлаганнар, һәм аның файдасын күреп,  уңай бәяләгәннәр.

Бу гаҗәп тә түгел, чөнки куркума кан әйләнешен яхшырта, куллану вакытында матдәләр алмашын яхшырта.  Моннан тыш, кулланыла торган табигый майлар белән бергә, тирене искиткеч яхшы итеп тукландыра һәм шомарта. Битлек өчен куркума белән әзерләү бик гади.

Битлекне бармак очлары белән  бит тиресенә салалар. Шуннан соң ул кипкәнне көтәләр һәм аны  җылы су белән юдыралар. Куркуманы тире буялуга дучар булса, борчылырга кирәкми: мамыкны үсемлек маена манып, буяуны йөздән саклык белән генә сөртеп алып була.

Чәй кашыгы белән куркума тәмләткечен 1/3 өлешен алыгыз , чәй кашыгы ак балчык  белән бутагыз, җылы сөт белән сыек каймак халәтенә кадәр туглагыз һәм бит тиресенә сылагыз. 20 минуттан соң юып алыгыз. Нәтиҗәсе сезне шатландырыр.


Чыганак: https://netmorchinam.ru/

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев