Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Суган эре булсын һәм озак саклансын, дисәгез...

Моның өчен аны көздән утыртыгыз.

Башлы суганнан ел да мул уңыш алып булмый. Бу орлыкның сыйфатына да бәйле, елның ничек килүе дә үз йогынтысын ясый. Мул уңыш алыр өчен ни эшләргә? Аны көздән утыртырга кирәк икән. Суганны утырту серләре белән Русия Авыл хуҗалыгы үзәгенең үсемлекләрне саклау бүлеге белгече Мөнәвәрә Хисаметдинова бүлешә.

— Бу чорда суганның орлыгы әллә ни кыйммәт булмый. Көзен утыртылган суган орлыкка китми, аеруча ваграгын утырткан очракта. Уңышны да бик иртә җыеп аласың — июнь-июль айларында түтәлләр бушый.

Суганны утыртканда, түтәлне дөрес сайларга кирәк. Ул кояшлы һәм яхшы җилли торган урын булырга тиеш. Язын суганны марганцовка эремәсендә тотарга киңәш итәләр. Көзен утырткан суганга бу чара килешми: моның иртә шытымнар бирүгә этәргеч булуы ихтимал.

Суган башларын 5 сантиметр тирәнлеккә төртеп чыгабыз. Алар өстәрәк булса, кырау сугуы, я салкын тиюе бар. Утырткан суганыгызга салкын тияр дип курыксагыз, аны ылыслы агач ботаклары, салам, торф белән ябарга була. Тик япманы кар эри башлау белән алырга кирәк, — ди Мөнәвәрә Сөләйман кызы.

Чынлап та, көз утыртылган суган эрерәк тә, сутлырак та була. Аның уңышын арттыру максатында суган һәм сарымсак өчен кулланыла торган махсус ашламалар да сатыла.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Sugan-ere-bulsin--m-ozak-saklansin-dis-gez-470037/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев