Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Тешләр матур булсын дисәгез

Матур итеп елмаю өчен исә, иң беренче чиратта, сәламәт ак тешләр кирәк.

Шуна күрә тешләрегез сызлый башласа, аларда кара таплар, тишекләр барлыкка килсә, кичекмәстән теш табибына бар. Теш табибына кимендә елга ике мәртәбә барырга киңәш итәр идек.
Авыру тешләрне кичекмәстән дәвалау зарур, чөнки алар – инфекция чыганагы. Авыз куышлыгында мик­роблар болай да күп. Теш арасындагы ризык калдык­лары вакытлар үтү белән таркала һәм авыздан тәмсез ис килә башлый. Бу исә сөйкемле, матур итеп киенгән кызны бер дә бизәми, ә тешләрне тәрбияләү һәм карау өчен, бик зур түземлек һәм тырышлык кирәк.
Тешләреңне көнгә ике тапкыр – иртән һәм кичен - теш пастасы белән чистарт. Бу эшне ашыгып эшләмә. Тешләреңне чистартканда, теш щеткасын өстән аска таба йөрт, теш арасындагы ярыкларга аеруча игътибар ит – нәкъ менә бу урыннарда ризык калдыклары туплана да инде. Авызыңны чайкаганда, бүлмә температурасындагы судан файдалан.
Теш щеткасын ешрак алыштыр. Ул табигый материаллардан ясалса, бигрәк тә яхшы. Исеңдә тот: һәр кешенең үз теш щеткасы булырга тиеш.
Ашаганнан соң авызыңны чайкарга онытма. Ашаган ризыгың теш арасында калса, калдыкларны теш чис­тарткыч яисә теш өчен махсус җеп белән ала аласың. Беркайчан да тешеңдә шпилька яисә энә белән казынма.
Зарарлы гадәтләрдән ерак тор: чикләвекне теш­лә­рең белән ватма, җепне тешең белән өз­мә, карандаш һәм ручка башларын кимермә.
Төр­­ле температурадагы ризыкларны бер-бер артлы кулланмаска тырыш. Мә­сә­лән, кайнар чәйдән соң туңдырма ашама. Югыйсә теш эмаленең какшавы ихтимал.
Күб­­­рәк алмага, кишер, суган һәм сарымсакка өстенлек бир, алар тешләр өчен бик файдалы.
Теш ул – тере һәм мөстәкыйль организм, аның нервла­ры, кан тамырлары бар. Без тешнең 1/3 өлешен генә кү­рәбез. Калганы уртларда яшерелгән. Уртлар тешнең иң нечкә өлешен - теш муентыгын - саклап торалар. Шу­ңа күрә, тешләрең сәламәт булсын өчен, уртларны да яхшы итеп тәрбияләргә кирәк. Тешләреңне чис­тартканда, аларга сак кына массаж ясарга онытма. Кулларыңны әйбәтләп ю да имән бармагың белән уртларыңа әкрен генә бас Мондый массаж тешләрне һәм уртларны ныгыта. Уртларың аз гына каный башласа да, тешләрне чистартуыңны туктатма. Шулай да сак бул һәм кичекмәстән теш табибына күрен.
Без биргән киңәшләрне исеңдә тотсаң, тешләрең һәрвакыт сәламәт булыр.
“Күңел сере” сайтыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев