Әтнә таңы

Бакчада эшләп, уңыш алам дисәң...

Бакчачы почмагы

Реклама

Җиләклекне кышка әзерләү
Бакча җиләген җыеп алуга туфракка ашлама кертәләр һәм аны көпшәкләндерәләр. Өч-дүрт еллык җиләкләр талпан белән зарарланган булса, уңышны җыеп алуга ук яфракларны чабалар һәм юк итәләр, җирне тулы минераль ашлама белән тукландыралар, үрентеләрне аерып утырту өчен иң кулай вакыт. Төрле авырулар булмасын өчен 1 процентлы бордос эремәсе сиптерү дә зыян итмәс.
Август аенда башкарыласы эшләр
Кара карлыган, кры­жовникның уңышын җыюга куакларга мул итеп су сибәргә һәм кипшенгәч йомшартырга кирәк.
Кура җиләгенең яшь куакларын (5—6 үсенте) каддырып, җимеш биргәннәрен төптән үк, җир ягалый кисеп, су сибәләр.
Слива, груша һәм алманың коелганнарын җыеп (бу очракта зарарлы, авыру җимешләр турында сүз бара) эшкәртергә яки җирг ә күмәргә, компост ясарга керешергә кирәк. Алмагач һәм башка агачлар тирәсен тагын бер йомшартып чыгу яхшы булыр.
Уңышны җыеп алганнан соң агач кәүсәсендә барлыкка килгән бушлыкны юк итүгә һәм яраларны дәваларга керешәләр.
Чия агачларында була торган коккомикоз авыруына каршы бордос (3 процентлысы — 300 грамм бакыр купоросы һәм 400 грамм известьне 10 литр суга салып), 30 процентлы карбофос кушылган эремәне сиптерәләр. Кара карлыганны һәм крыжовникны антракноз (бигрәк тә дымлы участокларда килеп чыккан гөмбә авыруы — яфракларда таплар барлыкка килә, кызара һәм кибеп иртә коелырга да мөмкин) авыруына, ончыл чыкка каршы югарыда әйтеп үтелгән эремәгә тәмәке һәм сабын (чагыштырмача 300—400 г тәмәке, 40 г сабын) кушып сиптерәләр. Эремә кимендә бер тәүлек торырга, сөзелергә тиеш.
Тамырлары өшемәсен өчен, тотрыклы суыклар башланырга 2-3 атна кала җиләк-җимеш бакчасына күп итеп су сибегез. Кышын коры туфракта кечкенә, ныгып бетмәгән тамырлар үләргә мөмкин. Ә карлыган һәм крыжовник куаклары астына җылыткыч торф яки 10 см калынлыгында черемә җәегез.
Яшелчәләрне үстерү дәвам итә. Фитофтороз авыруы билгеләре күренүгә бәрәңгегә бордос эремәсе сиптерәләр. Помидорның, брюссель кә­бес­тәсенең башларын чеметергә кирәк.
Кыяр түтәлендәге саргайган (аеруча парниктагыларын) яфракларны җыеп компостка кушарга.
Укроп, редис һәм салат чәчәргә мөмкин.
Өлгерүенә карап, башлы, орлыклык суганны, сарымсакны казып алырга һәм киптерергә куярга.
Яшелчә саклагычларына формалин белән дезинфекция ясыйлар һәм ягып корыталар.
Иртә өлгерешле кишер һәм чөгендерне дә җыеп алырга мөмкин. Кыш куллану өчен үлән-укроп, кишер яфрагы, мелисса, бөтнек киптерәләр, яшелчәләрдән кышка төрле ризык әзерлиләр.
Көзге эшләр
Агач кәүсәләрен — гөм­бә­чек­ләрдән, мүк һәм корыган кайрылардан, ә ботак очларын кипкән җимешләрдән чистартыгыз.
Корыган һәм авыру бо­таклар­ны кисеп алыгыз. Ярала­рын, кайрысы кубарылган агачларны тимер буявы белән буягыз.
Агач һәм куаклардагы кортларны тотар өчен ясалган билбауларны (ловчий пояс) кубарып алыгыз. Бу вакытта инде аларга кышлар өчен күбәләк кортлары кереп урнашкан була.Тирә-юньдәге чүп-чарны җыеп яндырыгыз. Коелган яфраклардан черемә ясагыз.
Туфракны эшкәртү
Кар яуганчы җирне эш­кәртеп калу мәслихәт. Агач һәм куаклар үсә торган җирнең тирә-юнен ашларга кирәк булыр. Һәр агач төбенә 4-5 кг компост, ә калган җирләргә 2-3 кг тирәсе черемә кертү яхшы. Өстәвенә 1 м квадратка 2 ст. исәбеннән көл сибегез. Кәүсә әйләнәсендәге җирне 10-15 см тирәнлегендә казып чыгу төрле корткыч һәм паразитлардан котылырга ярдәм итәр. Казыганнан соң туфракны тигезләмәгез. Тигезсез җир яз көне суны үзенә яхшырак сеңдерәчәк.
Саклану чараларын күрү
Төрле авырулар һәм корткычлардан саклану өчен, беренче кыраулардан соң шәрә куакларны һәм агачларны бордос сыекчасы белән эшкәртергә кирәк. Эремәне кояшлы һәм температура +9 градустан югарырак булган көнне сиптерергә киңәш ителә. Язга агач ботаклары сау-сәламәт килеш сакланачак.
Кәүсәләрнең кибүеннән саклану өчен, акшар эремәсе әзерләгез. Моның өчен 10л суга 2-3 кг акшар, 300г бакыр купоросы һәм 1кг үзле балчык алына. Коры көнне әлеге катнашманы тигез катлам итеп агачның тамырларыннан алып беренче ботакларга кадәр сыларга кирәк.
Игелек.ру сайтыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: