Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Зөлфәт Зиннуровтан казанда пешерелә торган шурпа рецепты

Кирәк була: • 1-1,5 кг сыер ите; • 6 баш суган; • 5 кишер; • 4 помидор; • 4 татлы борыч; • 7-8 бәрәңге; • тәмләткечләр; • 200 мл көнбагыш мае.

РЕЦЕПТ

7 литрлы казан өчен:

200 мл көнбагыш маена 1-1,5 кг сыер итен салып, 10 минут тирәсе гел болгатып кыздырасы. 6 баш суганны турап салып алтын төсенә керә башлаганчы кыздырып, өстенә туралган 5 кишер салырга кирәк. 10 минуттан эре кисәкләргә бүленгән 4 помидор, 4 татлы борыч, 1 чәй кашыгы кара борыч, кориандр, зира, төелгән кызыл борыч (копченая паприка), хуш исле борыч, 6 данә дәфнә агачы (лавр) яфрагы һәм тоз салып капкачын каплап 10 минут тирәсе томалап пешерәсе. Аннан су һәм 7-8 бәрәңге салып, капкачын каплап кайнатып чыгарасы һәм ачып 1 сәгать тирәсе пешерергә кирәк.

Тулырак: http://www.sahne.ru/news/zhurnalda-ukygyz/saylau-aldynda-kaldym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев