Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

01 кисәтә

Коры, эссе һәм җилле һава шартларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү зарур.

Җәйге чорда янгыннар, янгыннарда һәлак булган һәм җәрәхәтләнгән кешеләрнең саны арта бара. Кагыйдә буларак, бу чорда коры үлән, чүп-чар санкцияләнмәгән рәвештә яндырыла.

Фаҗигагә юл куймау максатыннан, янгын куркынычсызлыгының түбәндәге таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирергә кирәк:

– сүндерелмәгән тәмәке һәм шырпыны үләнгә ташламагыз;

– учаклар якмагыз;

– ташланган шешәләр, пыялаларны калдырмагыз;

– ризык әзерләү өчен мангаллар һәм башка җайланмалар кулланмагыз;

– бензин, керосин һәм башка ягулык матдәләре белән сеңдерелгән материалларны калдырмагыз;

– балаларның ут белән шаяруына чик куегыз.

Исегездә тотыгыз, ут белән саксыз эш итү кеше корбаннарына һәм матди зыянга китерә. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуда гаепле затлар, хокук бозу һәм аларның нәтиҗәләренә бәйле рәвештә, административ яки җинаять җаваплылыгына тартыла.

Илгизәр Исмәгыйлев, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев