Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Аерым игътибар кирәк

Җәйге чорда тотрыклы эссе һәм җилле һава шартларында ел саен янгыннар һәм аларда һәлак булган һәм җәрәхәтләнгән кешеләрнең саны арта бара.

Кагыйдә буларак, бу чорда коры үлән, чүп-чар санкция­ләнмәгән рәвештә яндырыла.

Фаҗигагә юл куймау максатыннан, янгын кур­кыныч­сызлыгы таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирергә кирәк:

– сүндерелмәгән тәмәке һәм шырпыны үләнгә ташламагыз;

– биналар һәм корылмалар янында, шулай ук урман-парк зоналарында учаклар якмагыз;

– урамда ташланган шешәләр, пыялаларны калдырмагыз, кояш астында алар линзага әйләнеп үзләрендә кояш нурларын үлән янып киткәнчегә кадәр туплыйлар;

– ризык әзерләү өчен мангаллар һәм башка җайланмалар кулланмагыз;

– бензин, керосин һәм башка ягулык матдәләре сеңдерелгән материалларны калдырмагыз;

– пиротехник эшләнмәләрдән файдаланмагыз;

– балаларның ут белән шаяруына катгый чик куегыз.

Исегездә тотыгыз, ут белән сак­сыз эш итү корбаннарга һәм матди зыянга китерә. Ян­гын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуда гаепле зат­лар, хокук бозу һәм аларның нәти­җәләренә бәйле рәвештә, административ яки җинаять җа­­ваплылыгына тартыла.

Рөстәм Сафин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев