Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Алдана күрмәгез! Аферистлар яңа төр ысул уйлап тапканнар

Эчке эшләр бүлегенең Тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Марат Әмировтан алынган мәгълүматлар буенча, мошенниклар тарафыннан кеше алдауның тагын бер төре киң таралып килә.

Монысы – янгын куркынычын булдырмый кала торган датчиклар белән бәйле. Соңгы вакытта кеше үлеменә китергән янгыннарның еш килеп чыгуы халык тарафыннан куркынычсызлык чараларына карата игътибарны арттырды.

Ә аферистлар моны үз файдасына куллана. Өлкән яшьтәгеләрнең өйләренә кереп, гадәттә 300 сум торган мондый датчикларны 6 мең тирәсенә сатып йөрүчеләр турында хәбәрләр ешайды. Җитмәсә, бу датчикларны үзләре урнаш­тырмый, аны куллану буенча инструкция белән дә таныштырып торуны кирәк дип санамыйлар аферистлар. Шулай итеп, олы яшьтәгеләрне икеләтә алдап йөриләр.
– Мондый датчикларны бары тик махсус оешма вәкилләре генә куярга хокуклы. Өлкән яшьтәгеләр, күп балалы, авыр хәлле гаиләләр өчен ул бушлай куелырга тиеш. Бу хакта онытмасагыз иде.Аллам сакласын, ялган датчикка ышанып, ут-мазар килеп чыгып, фаҗига гына була күрмәсен инде. Шуңа да алдана күрмәгез, – дип кисәтә Марат Әмиров.
Тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе соңгы вакытта район үзәгендә  ачык калган келәт-сарайлардан, гаражлардан төрле йорт кирәк-ярагы, инструментлар югалу турында да хәбәр итә. Күп очракта хуҗалар моңа үзләре үк гаепле, ишекләр бикләнми, әйберләр җыелмый. Игътибарлы булыйк, чарасын алдан күрик – караклыкка юл куймыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев