Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Автоном янгын хә Автоном янгын хә бәр че се һәр йортта булсын

Еш кына, янгын, йоклаганда килеп чыгып, безне бик авыр хәлдә калдыра. Янгыннарны булдырмау, сезнең гомерегезне һәм мөлкәтегезне янгыннан саклап калу максатыннан, тагын бер кат, йортыгызда автоном төтен, янгын хәбәрчеләре кую зарурилыгы турында исегезгә төшерәбез.

Ни өчен автоном янгын хәбәрчесе һәр йортта кирәк? Бу сорауга җавапны белү өчен, һәркем үзүзеннән сорый ала: «Фатирыңда яки йортыңда башланган янгын турында вакытында белергә теләр идеңме?» Ә бит янгын күрше бүлмәдә башлана икән, аны шунда ук күрмәскә дә мөмкин. Яки янгын барысы да йок лаганда, төнлә килеп чыкса? Җавап күзгә күренеп тора. Ләкин, шул ук вакытта, безнең гражданнарның күбесе үз фатирларында янгын беркайчан да булмаячак дип ышана. Шулаймы бу? Янгыннарның төп сәбәпләре – ут белән саксыз эш итү (кагыйдә буларак, урын-җирдә – диванда, креслода), электр җиһазларын һәм көнкүреш электр приборларын дөрес урнаштырмау һәм эксплуатацияләү, мич һәм төтен чыга торган юлның төзек булмавы. Янгын чыккан очракта алдан кисәтү кирәклеге турында өстәмә аргументлар таләп ителми дә.

Автоном янгын хәбәрчесен мөстәкыйль рәвештә дә урнаштырырга мөмкин. Алар ябык биналарда яну очракларын ачыклау өчен каралган. Янгын белдергечләрне куллану бик җиңел һәм гади. Алар түшәмгә яки диварларның өске өлешенә беркетелә, электр челтәреннән туклану таләп ителми. Батареяны үз вакытында, якынча ярты елга бер тапкыр алыштырырга гына кирәк. Янып-сүнеп утыручы кызыл индикаторы приборның төзек икәнен хәбәр итә. Кечкенә генә янгын чыкканда һәм төтенләгән очракта датчик лар яңгыравык тавыш чыгарып, тиз генә янгын турында хәбәр итәләр. Гаиләдә балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр булып, хәтта кыска гына вакыт эчендә алар йортта үзләре генә кала торрган булсалар, автоном янгын белдергечләрен урнаштыру мәсьәләсе аеруча актуаль.

Сезнең һәм якыннарыгызның тормыш куркынычсызлыгы өчен шундый янгын хәбәрчеләрен сатып алырга һәм аларны үз йортыгызда урнаштырырга тәкъдим итәбез. Янгын хәбәрчеләре инде бик күп гомерләрне коткарып калды. Шулай ук ут сүндергечләрне булдырыгыз, алар машиналарда гына түгел, безнең йортларда һәм ишегалларында да булырга тиеш. Чөнки 900 сум тирәсе торган бер ут сүндергеч бәясе меңнәрчә тапкырга күбрәк торган мөлкәтегезне коткарып кала ала. Электр үткәргечләрне үз вакытында алыштырырга һәм җылыту мичләрен, төтен юлларын вакытында ремонтларга онытмагыз! Наил Бәйрәмов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт өлкән тикшерүчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев