Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Автоном янгын хәбәрчесе һәр йортта кирәк

Еш кына янгыннар кешеләр йоклаганда килеп чыга.

Шуңа күрә янгыннарны булдырмау, гомерегезне һәм мөлкәтегезне янгыннан саклап калу максатыннан, тагын бер кат үз йортларыгызда автоном янгын хәбәрчеләре кую кирәклеге турында исегезгә төшерәбез.

Ни өчен автоном янгын хәбәрчесе һәр йортта кирәк?

Бу сорауга җавап алу өчен һәркем үзеннән сорый ала – син үз фатирында яки йортыңда башланган янгын турында вакытында белергә теләр идеңме?

Ә янгын күршедәге бүлмәдә башлана икән, аны шунда ук күрмәскә дә мөмкин. Ә янгын йоклаганда, төнлә килеп чыкса?

Җавап күзгә күренеп тора. Күп кеше үз фатирларында янгын беркайчан да булмаячак дип ышана.
Янгыннарның төп сәбәпләре – ут белән саксыз эш итү (кагыйдә буларак, урын-җирдә (диванда, креслода), электр җиһазларын һәм көнкүреш электр приборларын дөрес урнаштырмау һәм эксплуатацияләү, мич һәм төтен чыга торган юлның төзек булмавы. Янгын чыккан очракта алдан кисәтү кирәклеге турында өстәмә аргументлар таләп ителми дә. Ә автоном янгын хәбәрчесен мөстәкыйль рәвештә дә урнаштырырга мөмкин. Ул бинада яну очракларын ачык­лау өчен махсус каралган. Янгын белдерүчене куллану бик җиңел һәм гади. Ул түшәмгә яки диварның өске өлешенә беркетелә, электр челтәреннән туклану таләп ителми. Батареяны гына үз вакытында, якынча ярты елга бер тапкыр алыштырырга кирәк.

Янып-сүнеп торучы кызыл индикаторы приборның төзек икәнен хәбәр итә. Кечкенә генә янгын чыкканда һәм төтенләгән очракта, датчиклар яңгыравыклы тавыш чыгарып, тиз генә янгын турында хәбәр итәләр.

Йортта балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр үзләре генә калганда автоном янгын белдергечләрен урнаштыру мәсьәләсе аеруча актуаль.
Үзегезнең һәм якын­нары­гыз­ның тормыш куркынычсызлыгы өчен, янгын хәбәрчесен йортыгызда урнаштырырга тәкъдим итәбез. Янгын хәбәрчеләре инде бик күп гомерләрне коткарып калды. Шулай ук ут сүндергечләрне булдырыгыз, алар машиналарда гына түгел, безнең йортларда һәм ишегалларында да булырга тиеш. Чөнки бер ут сүндергеч бәясе мең тапкыр кыйммәтрәк булган мөлкәтегезне коткарып кала ала. Электр үткәргечләрне үз вакытында алыштырырга һәм җылыту мичләрен, төтен юлларын вакытында ремонтларга онытмагыз!
Адель Шакирҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев