Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Балаларга күз-колак булыгыз

Балигъ булмаганнар комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Әти-әниләргә балаларын һәрдаим контрольдә тотуга тагын бер сәбәп – биредә зур суммада штрафлар салынды.  Кичен билгеләнгән вакыт кысаларыннан тыш урамда йөрүче  балаларны да, спиртлы эчемлек кулланып тотылган егетне дә, “права”сыз машина руле артына утырган студент эшен дә тикшерделәр. Соңгысына, дөресрәге, аның әти-әнисенә 5 мең сум, аннан алдарак искә алганына 500 сум штраф түләргә туры киләчәк. Әти-әни, әби-бабай! Аңлашыла, бик нык яратасыздыр балаларыгызны, әмма закон дигән әйбер бар һәм аны бозарга ярамый. Балаларыгызга гел күз-колак булыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев