Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Балаларны саклыйк

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен олылар гына түгел, ә балалар да белергә тиеш.

Антон СОТОВ, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы


Шуңа күрә, ата-аналарга, балалар бакчалары тәрбиячеләренә һәм укытучыларга бу мәсьәләгә тиешле игътибар бирергә кирәк. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган әңгәмәләр һәм сыйныф сәгатьләре үткәрергә. Кагыйдә буларак, янгын кинәт килеп чыга һәм ут бик тиз тарала. Бу очракта югалып калмау зарур, ә бала янгын вакытында үз-­үзеңне тоту кагыйдәләрен белеп бетермәсә, ахыры аяныч тәмамланырга мөмкин. Бик еш балалар янган бинадан чыгып йөгерү, олыларны, күршеләрне ярдәмгә чакыру урынына, кровать, шкаф асларына кереп качалар. Һәр бала янгын сүндерүчеләрне һәм коткаручыларны чакыру номерларын белергә – 01,112 һәм аларны ярдәмгә чакыра белергә тиеш.
2019 елда Республикабызда янгыннарда 11 бала һәлак булды, 34 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Ел саен янгыннарда өлкәннәр һәм балалар һәлак була. Шуңа күрә безгә, өлкәннәргә, балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтергә һәм алар өчен һәрвакыт үрнәк булырга кирәк. Ут хаталарны кичерми. Үзегезнең, якыннарыгызның гомерен саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев