Бәрәңгедә нематода чире
Бәрәңге элек-электән халык яратып үстерә торган, табыннарны бизи торган яшелчә. Ләкин, бүгенге көндә бигрәк тә, күпләр яраткан бәрәңгенең аңлап бетермәгән авырулары да күп икән.
Шул авыруларның берсе – нематода. «Россельхознадзорның» ТР буенча идарәсенең дәүләт инспекторы Рәис Фәт пекторы Рәис Фәттатахов ховтан шул хакта сораштык.
– Нематода белән авырткан бәрәңге акрын үсә, яфракларны аз җибәрә. Астагы яфраклары тиз шиңә, яшел төсен югалта. Нематода түгәрәк суалчаннар классына керә.Алар үсемлекнең тамырларын ашыйлар. Нәтиҗәдә үсемлек хәлсезләнә һәм бу бәрәңге уңышының кимүенә китерә.
– Әлеге чир каян килеп чыгарга мөмкин соң?
– Күп очракта, бакчачылар читтән, белмәгән орлык бәрәңгесе алып, авыруны бакчаларына кертәләр.Иң яхшысы – бәрәңгенең белгән орлыкларын утырту. Башка төбәктән бәрәңге сатып алган очракта, сатучыдан карантин сертификатын күрсәтүне таләп итәргә кирәк. Һәм орлыкның яхшы сыйфатлы булуына инангач кына алырга тырышыгыз.
– Әлеге чиргә каршы ничек көрәшергә?
– Бәрәңгене нематода белән зарарланган җирдә үстерергә ярамый. Зарарланган урында үскән бәрәңгене үз хуҗалыгыңда гына кулланырга рөхсәт ителә. Бакчаны сукалагач та, бәрәңгене утыртканнан соң да техниканы, көрәкләрне яхшылап чистартырга, юарга кирәк.Нематода туфракта 20 елга кадәр сакланырга мөмкин. Шуңа да 4 ел ул җиргә бәрәңге утыртырга ярамый. Хуҗалык бакчаларында чәчү әйләнеше ясагыз, әйтик бакчага күп еллык үлән: клевер, горчица чәчәргә, зарарланган җирләргә нематодага каршы торучы сортлар утыртырга кирәк. Бу авыруга каршы
бәрәңгенең «Аврора», «Арамис», «Ароза», «Жуковский ранний» сортлары яхшы.
– Киңәшләрегез өчен рәхмәт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев