Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Бу номерларны белү мәҗбүри

Район комиссиясенең террорчылыкка каршы комиссиясе утырышында көнүзәк мәсь­әләләрдән тыш, көндәлек яшәеш белән бәй­леләре дә яңгырады.

Арадан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле яңгыратканы аеруча мөһим дип саныйм. Бик гыйбрәтле ул сөйләгәннәр. Район авылларының берсендә янгын чыгып, хуҗалыкка шактый зыян килә. Бер караганда, вакытында килмәгән янгын сүндерүчеләрне гаепләргә булыр иде. Әмма аларның бер гаебе дә юк. Эш менә нәрсәдә.

Янгын чыгуга “112” номеры буенча шалтыраталар. Әмма теге якта оператор берөзлексез: «Линия загружена, подождите пожалуйста», – дип кабатлый. Ә янгын дөрли... Олы Әтнәдәге туганнары янгын бүлегенә килеп, “Йоклап ятасызмы әллә?” дип дулап, хәбәр итәләр. Бу очракта кемне гаепләргә? Мөгаен, үзебезне, бөтен җәмгыятебезнедер.

Бу очракта башка телефон номерыннан шалтыратырга кирәк булган, югыйсә. Хәзерге буын белми торгандыр. Совет заманында “экстренный телефон” номерын һәр кеше, хәтта укучы бала белә иде.

Без бу номерларны хәзер дә белергә тиешбез. Белмәгәннәр – белегез, бу саннарны ятлагыз! Бу телефон номерларын исегездә тотыгыз, райондашлар:

«01» - Янгын хезмәте;

«02» - Полиция;

«03» - Ашыгыч ярдәм (больница);

«04» - Газ хезмәте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев