Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Чүп-чар яндырмагыз, әтнәләр!

Хөрмәтле гражданнар, участокларда, контейнерларда һәм ачык территориядә чүп-чар яндырган өчен җаваплылык турында кисәтәбез.

Йорт яны участокларында, чүп контейнерларында, ачык территориядә чуп-чарны, былтыргы коры үләнне ягу зур җаваплылыкка тартуын онытмагыз.

Билгеләнмәгән урыннарда тәмәке тарту, төпчекләрен сүндермичә ташлау тыела.  Балаларны  күзәтүсез калдырмагыз, аларга учак яндырырга юл куймагыз. Әгәр сез яна башлаган коры үлән, чуп өеменә юлыксагыз, тиз арада аны сүндерегез, үз көчегез белән булдыра алмасагыз, тиз арада янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз. Йорт яны участокларындагы чүп яндыру юлы белән түгел, ә чуп контейнерларына түгү юлы белән юк ителергә тиеш

Урман янәшәсендә урнашкан авыл җирлекләренә, дача хуҗалыкларына аерым зур игътибар  бирергә кирәк. Авыл җирлекләре башлыкларына, бакчачылык председательләренә, балалар ялларын оештыручы ларга, тернәкләндерү үзәкләре директорларына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә аеруча зур игътибар бирергә кирәк.

Кисәтәбез! Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штрафлар каралган. Гражданнарга  3 000 сумга хәтле, вазыйфалы затларга 15 000 сум, шәхси эшмәкәрләргә – 30 000 сумга кадәр, юридик затларга 200 000 сум тәшкил итә. Шуны онытмаска кирәк, янгынга каршы махсус режим кертелгән вакыт аралыгында, ә ул 1 апрельдән башлана, элеге сумманы икеләтә артык түлисе була.

 

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Сафин Р.Р.

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/опасность-пожара-горящий-окурок-3563366/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев