Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Эсселек яки саксызлыкмы?

Кызганычка каршы, Татарстанда су корбаннары саны арткан.

Эссе һава торышы башлануга халык елгаларга, инешләргә агылды. Кызганычка каршы, су коену теләге шул кадәр көчле булгангамы, күпләр саклану чараларын да онытып җибәрәләр. Битарафлык нәтиҗәсеме – суда бәхетсезлек очраклары саны да арткан.
Ай башыннан гына да Татарстан сулыкларында 25 кеше батып үлгән, алар арасында өч бала да бар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Балаларны аеруча күз уңында тотарга кирәк. Еш кына ата-аналар балаларын бер мизгелгә генә күз уңыннан югалтып торалар. Тик бу мизгел фаҗигагә әйләнергә мөмкин.
Әйтик, узган ялларда «Аккош» күлендә биш яшьлек малай батып үлгән. Бала абыйсы белән суга уйнарга чыгып китә, тик күздән югала. Аны алып кала алмыйлар.
Өлкәннәр арасында суда батып үлүнең төп сәбәпләреннән берсе – исерткеч эчемлекләр куллану. Кагыйдә буларак, исерек кеше курку хисен югалта, шуңа күрә су коенган вакытта үз көчен адекват бәяләү сәләте кими.
– Моннан тыш, рөхсәт ителмәгән урыннарда да су коенырга ярамый, – дип кисәтәләр районның янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре.
Хәер, безнең районда коенырга рөхсәт ителгән елгалар юк. Шуңа күрә дә, үз гомереңне куркыныч астына куймау хәерлерәктер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев