Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы өшегән кешегә ярдәм итү ысулларын искәртә

Синоптиклар фаразлавынча, 9 декабрьдә республика территориясендә көчле җил көтелә һәм һава температурасы -25 градуска кадәр төшәчәк.

Шуңа бәйле рәвештә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте көчле салкыннар вакытында бик кирәк булмаганда урамга чыкмаска (аеруча балалар һәм йорт хайваннарын чыгармаска), ерак сәфәрләрдән һәм урамда йөрүләрдән тыелып торырга өнди. Каты туңудан саклану өчен урамга күп кат кием киенегез, аяк киеменә җылы киез куегыз, йон оекбашлар, җылы бияләйләр, шарф һәм баш киеме киеп чыгыгыз.

Машинада юл начар күренгән шартларда барганда башка транспорты узып китүдән, икенче полосага чыгудан тыелып торыгыз, тормозга кисәк кенә басмагыз.

Әгәр дә кеше каты туңса, аны җылытырга кирәк: ул берничә сәгать җылы җирдә утырып торырга һәм ашап алырга тиеш. Кеше өшегән очракта тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әгәр янәшәдә медицина учреждениеләре булмаса, зыян күрүчене чишендереп киендерергә, аны җылы одеялларга төрергә кирәк. Тәннең зыян күргән урыннарына кагылырга ярамый. Кешене 40-42 градус температуралы җылы суда җылытырга кирәк. Тәннең өшегән өлешен тән тиресе алсу төскә кергәнче һәм сизә башлаганчы суда тотарга. Әгәр дә кешенең йөзе яки колаклары өшесә - сөлге белән җылы компресслар ясагыз.

Аннары тәннең зарарланган урыннарын киптерергә һәм төрергә кирәк. Зыян күргән кеше җылы эчемлекләр эчәргә тиеш, алкоголь ярамый. Соңыннан, аспирин яки ибупрофен кебек авыртуны баса торган дарулар кабул итәргә кирәк.

Ведомствоның матбугат хезмәтендә татарстанлыларны спиртлы эчемлекләр кулланмаска һәм урын-җирдә тәмәке тартмаска, шулай ук балаларны беркайчан да караучысыз калдырмаска өндиләр. Төзек булмаган электр чыбыкларын кулланмагыз, газ һәм электр приборларын күзәтүсез калдырмагыз.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/gadattan-tys-xallar-ministrlygy-osegan-kesega-yardam-itu-ysullaryn-iskarta-5864007

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев