Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Ягу сезоны башланды

Ягу сезоны башланыр алдыннан котельныйлар, җылылык бирә торган генератор һәм башка җылылык бирү приборлары тикшерелгән һәм төзекләндерелгән булырга тиеш

Төзек булмаган мич һәм җылылык җайланмаларын куллану катгый тыела. Ягу җайланмалары янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килгән булырга тиеш. Мичне һәм мичнең төтен чыгу юлын сезон башланыр алдыннан утырган корымнан арындырырга кирәк. Шулай ук ягу чоры дәвамында кимендә 2 айга 1 тапкыр шушы эшне башкарырга кирәк. Янып торган мичне караучысыз калдырырга, шулай ук күзәтүне балаларга йөкләргә ярамый. Мичне ягып җибәрер өчен тиз янып китүчән сыеклыклар кулланмаска киңәш ителә.

Газ белән янучы мичләрне саклагыч җиһазлары (җылылык көйләгече, саклагыч клапаны) төзек булган очракта гына кулланырга рөхсәт ителә. Төзек булмаган газ җиһазларын куллану тыела, чөнки бу очракта газ чыгу куркынычы яный. Әлеге куркыныч газ торбаларының ялганган өлешләреннән, газ горелкаларының герметик булмаган ялганышларыннан килеп чыгарга мөмкин. Бүлмәдә газ исе сизелсә, шырпы яндырырга, электр җиһазларын кабызырга һәм сүндерергә ярамый, тиз арада газ оешмасына шалтыратырга кирәк.

Көнкүрештә электр приборларын куллануга аеруча игътибар итегез. Төзек булмаган электр җылыткычларын кулланмагыз. Электр җиһазларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез. Үзегезне һәм үз йортыгызны янгыннан саклагыз! Исегездә тотыгыз, янгынны сүндерүгә караганда кисәтүе җиңелрәк!

Илдар Хәйруллин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев