Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Янгында бер кеше һәлак булды

2023 ел да артта калды. Әлеге ел күпләр күңелендә авыр хатирәләр булып истә калыр. Кемнәрдер, киресенчә, узган елны куанып искә алыр.

Кызганычка каршы, 2023 елда районыбызда янгын чыгу очраклары да күп булды. Узган елга нәтиҗә ясау максатыннан, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Раил Гыйльмуллин белән әңгәмәбез узды
— Янгыннарда кешеләрнең һәлак булуын кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен пропагандалауга карамастан, 2023 елда Әтнә районында 14 янгын чыгу очрагы теркәлде. Ут 18 корылмага зыян салды һәм дә юк итте. 
Янгын чыккан биналарның 7се шәхси торак йортларга туры килә. 2 мунча, 6 сарай, 3 башка төр корылмалар янды. Кызганычка каршы, янгыннарда 1 кеше фаҗигале төстә һәлак булды, 1 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды.
Бу саннар барысы да янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында уйларга һәм тирә-юньдәгеләрдән моны таләп итәргә мәҗбүр итә. — Янгын чыгуның төп сәбәпләре нинди?
— Янгыннарның төп сәбәпләре булып: ут белән саксыз эш итү, электр җиһазлары, көнкүреш электр приборларын куллану һәм дә мич ягу кагыйдәләрен бозу тора. Үзегез үк күреп торасыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү һәм янгын вакытында гамәлләрне дөрес башкармау милекне юк итә, ә иң аянычы кешеләрнең һәлак булуына китерә. Кисәтеп әйтәсем килә, төзек булмаган мичләрдән, җылылык котелларыннан һәм төтен чыгу юлларыннан файдаланмагыз. Исерткеч эчемлекләр белән мавыкмагыз. Үз йортларыгызда һәм ишегалды корылмалары янында тәмәке тартмагыз. Вакытында иске (тузган) электр чыбыкларын алыштырырга кирәк, бу эшне профессионалларга гына ышанып тапшыру зарур. Бер генә очракта да төтенләгән, янган йортларга кире кермәгез. Йортларда һәм ишегалды корылмаларында янгын хәбәрчеләре урнаштырырга киңәш итәм, йортта 4 литрдан да ким булмаган күләмдә ут сүндергеч булдырырга кирәк.
— Әңгәмәбез ахырында газета укучыларыбызга әйтер сүзегез?
— Һәркайсыбыз исендә тотсын иде. Һәркемнең тормышы һәм мал-мөлкәтебезнең куркынычсызлыгы үзебезгә бәйле. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү — уттан саклануның ышанычлы нигезе. Ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын да истә тотарга яки берәр җиргә язып куярга кирәк. 01, 101, 102, 103, 104, шулай ук 2-20-01 — Әтнә янгын сүндерү бүлеге, 3-23-82 Яңа Шашы авылындагы аерым пост.
— Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Аллаһы Тәгалә дә сакланганны саклармын дигән. Бәла-каза һәр йортны читләтеп узсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев