Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Янгынга каршы махсус режим

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2022 елның 7 декабреннән «Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында» 1298 санлы карар кабул ителде.

Аның нигез ендә 2022 елның 19 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр ТР территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде. Янгынга каршы махсус режим Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген, физик һәм юридик затларның мөлкәтен, дәүләт яки муниципаль милекне саклау максатларында билгеләнә. Яңа ел бәйрәме чараларын үткәрү объектлары, шулай ук пиротехник эшләнмәләрне сату һәм куллану урыннары аерым контрольдә тотыла.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда 1 -3 класслы пиро 3 класслы пиро­тех­­ника эшләнмәләрен кул­­­лану тыела (бенгаль утларыннан тыш). Пиротехник эшләнмәләрне бары тик янгын куркынычсызлыгы буенча мәҗбүри чараларны үтәгәндә генә кулланырга рөхсәт ителә:

1) сертификацияләнгән пиротехник эшләнмәләрне махсус кибетләрдә (бүлекләрдә) сатып алырга рөхсәт ителә;

2) пиротехника кулланганчы инструкцияне игътибар белән укырга кирәк;

3) аларны район хакимияте, авыл җирлекләре башкарма комитетлары карары бе­лән билгеләнгән махсус мәй­данчыкларда гына кулланырга рөх­сәт ителә; 4) пиротехник эшләнмәләрне халыктан капма-каршы яктан кулланырга кирәк;

5) әлеге эшләнмәләрне кул сузымы ераклыгында гына яндырып җибәрергә ярый.

Тыела:

– салютларны кулда килеш яндыру (хлопушкалар, бенгаль утларыннан тыш).

– бүлмәләрдә, биналарда һәм корылмаларда, түбәләрдә, балконнарда, лоджияләрдә пиротехник эшләнмәләрне куллану,

– әгәр фейерверк янып китмәсә, 5 минут дәвамында аның янына килеп карау,

– әгәр һава торышы шартлары аларны кулланганда куркынычсызлыкны тәэмин итәргә мөмкинлек бирмәсә,

– эшләнмәләрдә китек урыннары булса һәм яраклылык срогы чыккан булса;

– балаларга пиротехник эшләнмәләрне мөстәкыйль рәвештә куллану.

Шулай ук күпләп һәм вак­лап сату белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләргә һәм юри­дик затларга законда бил затларга законда бил­ге­лән­гән тиешле сертификатлары булмаган пиротехник эш­лән­мәләрне һәм электр гирляндаларын сату тыела. Шулай ук яңа ел уенчыкларының, ясалма чыршыларның янгын куркынычлы­гы күрсәткечләре һәм алар бе­лән эш иткәндә янгын куркынычсызлыгы чаралары күр­сәтелгән техник документлары булмаган очракта, аларны сату тыелуын аерым исегезгә төше­рәбез.

Ел саен гражданнар тарафыннан Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә янгыннар чыга. Узган елгы күрсәткечләргә күз салсак, 2021 елның 23 декабреннән 2022 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасында пиротехника эшләнмәләрен кулланганда 13 кеше зыян күрде, аларның дүртесе – балигъ булмаган балалар. Күбесе термик пешүләр һәм тән яралары алды. Яңа ел бәйрәмнәрендә янгыннарның төп саны торак секторда булды. Мисал итеп, 2021 елның яңа ел төнендә Казан шәһәрендә булган янгынны китерергә мөмкин. Күп фатирлы торак йортның алтынчы катында урнашкан

 68 яшьлек ханымның фатир тәрәзәсенә пиротехник эшләнмә очып керә, нә тиҗәдә, бүлмә төтенгә күмелә, диван яна башлый.

Күршеләр хатын-кызны фатирдан чыгаралар, ә үзләре янгынны сүндерә башлыйлар. Могҗиза белән генә хатын исән кала.

Районның барлык халкыннан янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә җитди карауларын һәм балигъ булмаган балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү темасына профилактик әңгәмәләр үткәрүләрен сорыйбыз.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган вакытта янгын күзәтчелеге һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча рейдлар үткәреләчәк.

Гражданнар тарафыннан гамәлдәге янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу ачыкланган очракта, кагыйдә бозучыларны РФ КоАП 20.4 маддәсенең 2 өлеше буенча административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартачаклар:

– гражданнарга – 20000 сумга кадәр;

– вазыйфаи затларга – 60 000 сумга кадәр;

– шәхси эшмәкәрләргә – 80 000 сумга кадәр;

– юридик затларга – 800 000 сумга кадәр.

Янгын чыккан очракта җинаять җаваплылыгы каралган.

Илдар Хәйруллин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев