Янгыннан сакла
Елдан-ел янгыннарның күбесе торак йортларда һәм фатирларда теркәлә.
Нәтиҗәдә кешеләр һәлак була, милек юкка чыга. Күбебез янгын без яшәгән йортта килеп чыгар дип, уйламыйбыз да хәтта. Һәм бик тә ялгышабыз! Истә тотарга кирәк, янгынны сүндерүгә караганда, булдырмый калу җиңелрәк. Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен йортта «огнетушитель» һәм «извещатель» булдырырга кирәк. Соңгысы сезне көндезге һәм төнге вакытта янгын чыгуы турында кисәтә, ә беренчесе ярдәмендә зур булмаган янгынны үз көчегез белән сүндерә алачаксыз.
Түбәндәге кагыйдәләрне үтәү мөһим:
– Изоляциясенә зыян килгән электр җай гән электр җайланмаларын кулланмау;
– Электр җиһазларын утка тоташтырган килеш күзәтүсез калдырмау;
– Электр челтәренә зур электр көчәнеше таләп итүче җиһазларны тоташтырмау;
– Үзлектән җылыту приборлары ясамау;
– Электр челтәренә берьюлы берничә көнкүреш приборы тоташтырып артык көчәнеш ясамау;
– Электр җиһазларын монтажлау эшен мөстәкыйль рәвештә башкармау;
– Балаларны йортта күзәтүсез калдырмау.
Электр үткәргечләренең төзек булмавын һәм янгын чыгуны кисәтүче билгеләр: электр вилкалары һәм розеткалары яну, көйгән резина исе чыгу. Көчәнеш артса ут чыбыклары кызып, резин исе чыгарып “сигнал бирәләр”. Соңыннан изоляциясе кабына һәм янындагы предметларны яндыра башлый.
Янгын килеп чыккан очракта электрны өзәргә өйдән кешеләрне чыгарырга, янгын турында коткару бүлекләренә “01”,”101”,”112” телефон номерлары аша хәбәр итергә кирәк.
Үз вакытында электр үткәргечләрен алыштырып торыгыз һәм һәрвакыт янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез, үз балаларыгызга үрнәк булыгыз.
Илдар Хәйруллин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев