Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Хатынын балалар бакчасында үтергән

Мәскәү өлкәсенең Воскресенск шәһәрендә яшәүче бер ир - балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче хатынын үтерә, дип хәбәр иттеләр Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү комитетының баш идарәсендә.

Бу хәл 31 августта булган. Ведомство мәгълүматлары буенча, исерек 53 яшьлек ир койма аша чыгып, кече төркем бинасына керә һәм берничә тапкыр хатыныан балаларының күз алдында пычак белән бәрә. Алынган яралардан ул шунда ук үлә.
Һөҗүмчене тоткарлыйлар. Тикшерүчеләр шаһитлардан сорау алган һәм судмедэкспертиза билгеләгән. Моннан тыш, алар балалар бакчасы территориясендә куркынычсызлыкны тәэмин итүгә һәм моның өчен җаваплы затларның гамәлләренә хокукый бәя бирәчәкләр.
"Кеше үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Чыганак https://ria.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев